Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
14нче май, пәнҗешәмбе, 2020 ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, балигъ булмаган балаларның эшләре буенча һәр атнаны уздырыла торган комиссия утырышында, ZOOM платформасы ярдәмендә оештырылган видеоконференциядә катнаштылар.
Комиссия утырышында балигъ булмаган балаларның эшләре буенча комиссия, район мәгариф бүлеге белгечләре, полициянең территориаль бүлекләре вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында 18 гаилә материаллары каралды, ике гаилә белән эш дәвам итәчәк: тулырак мәгълүмат җыю, социаль дезадаптация факторларын анализлау, соңыннан муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышында каралачак.

14нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел м
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән социаль ярдәм чаралары һәм аларны рәсмиләштерү тәртибе турында он-лайн консультацияләр үткәрәләр.
Россия Президенты В. В. Путин 2020 елның 11 маенда Россия гражданнарына мөрәҗәгатендә пандемия чорында гражданнарга, шул исәптән балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын әйтте: бала карау буенча минималь ярдәм акчасын ике тапкыр арттыру, апрель-июнь айларында 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ай саен 5000 сум күләмендә айлык түләү, 3 яшьтән алып 15 яшьне кертеп һәр балага 10000 сум күләмендә бер тапкыр түләү.

14нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче (үзен девиант тотуга сәләтле) балигъ булмаган балалар өчен, дистанцион режимда "Тормыш чәчәкләре" циклыннан "Үз сәламәтлегегезне саклагыз!" онлайн төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: әхлакый кыйммәтләр системасын формалаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвешенә мотивация булдыруга ярдәм итү.
Шөгыль барышында һәр катнашучы үзенең кәефе, хис-тойгылары белән уртаклашты. Сәламәтлек кыйммәтләре турында фикер алышынды, үз сәламәтлеге файдасына "Юк" дип әйтә белү күнекмәләре үзләштерелде.
Дәрес эмоциональ-ихтыяри сфераны үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәте турында күзаллауны ныгытуга ярдәм итте.

14нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен(9нчы сыйныф укучылары),"Мин барысын да булдыра" циклыннан "Киләчәккә перспективалар" дигән консультация уздырды..
Максат: һөнәрне аңлы сайлауда ярдәм итү, төп гомуми белем бирү базасындагы урта һөнәри уку йортларына кабул итү кагыйдәләре белән танышу.
Консультация барышында балалар белән түбәндәге сораулар каралды:" Уку йортын сайлаганда нәрсә белергә кирәк?","Уку йортына кабул итү тәртибе (документлар исемлеге, документлар тапшыру сроклары)". Яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар:
● ничек иң туры килгән уку юнәлешен сайларга?
● Ничек үзеңнең көчле якларыңны һәм һөнәри сайланышны билгеләргә?
● киләчәк һөнәри юлның реаль сценариен ничек төзергә?
Гамәли өлештә "һөнәр сайлау схемасы" буенча тагын бер кат фикер алыштылар һәм белемнәрен ныгыттылар.
Һөнәр сайлау схемасы

"Телим - булдырам - кирәк" - бу һөнәри эшчәнлек өлкәсен сайлап алуда төп нәрсә булырга тиеш дигән уртак фикергә килделәр.
Балигъ булмаган балаларга шулай ук Халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге аша җәйге хезмәт белән тәэмин итү буенча консультацияләр бирелде.


14нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"2016-2020 елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү" дәүләт программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән WhatsApp мобиль кушымтасы ярдәмендә Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Россиянең Кара диңгез флоты көненә багышланган "Россиянең Кара диңгез флоты" дигән төркемле шөгыль үткәрелде.
Шөгыль патриотик хисләрне үстерүгә, үз Ватаны, үз халкы өчен горурлык хисен формалаштыруга, тарихка карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.
Төркемле шөгыль барышында балалар 1783 елның 13 маеннан башланган бәйрәмнең тарихы, исемнәре Кара диңгез флотына бәйле танылган рус полководецлары: Корнилов, Ушаков, Нахимовым белән таныштылар.
Шөгыль балаларда зур кызыксыну уятты.

Страница 88 из 272