Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
3нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татэлектромонтаж» АҖ генераль директоры Солуянов Дмитрий, 170нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дергунова Марина ярдәмендә социаль хезмәт алучылар өчен Яңа Савин районының истәлекле урыннары буенча күзәтүле хәйрия экскурсиясе оештырдылар.
Өлкән яшьтәге кешеләр « Чаша», цирк, «Казан-Арена» стадионы, Җиңү паркы тирәсендә булдылар, Казанның ничек үзгәрүен күрделәр. Бигрәк тә аларга «Ак чәчәкләр» скверы ошады. Экскурсиядән соң аларны 170нче мәктәп укучылары Өлкәннәр көне белән котладылар.





“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре 2019нчы елның 24еннән 27нче сентябренә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узган 4нче махсус “Актив озын гомерлелек” күргәзмәсе эшендә катнаштылар.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Интернет-озын гомерлелек”, “Көмеш волонтерлык”, “Тәрбия мәктәбе” инновацион тәҗрибәләрен күрсәттеләр.
Күрсәтелгән “Интернет-озын гомерлелек” проекты кысаларында күргәзмәдә булучылар компьютер грамоталылыгы кабинеты эше белән таныша алдылар, кабинет халыкның компьютер грамоталылыгы сферасында белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга һәм дәүләт һәм муниципал хезмәтләрне электрон рәвештә алырга әзерләргә ярдәм итә.
“Тәрбия мәктәбе” технологиясенең максаты – өй шартларында өлкән яшьтәге кешеләрне һәм 1нче төркем инвалидларны тәрбияләү эшенең сыйфатын арттыру, ныгытусәламәтлекләрен саклау. Күргәзмәдә бу хезмәт турында фотозонада мәгълүмат куелган. Күргәзмәдә булучылар өчен бу хезмәтне Казан шәһәренең “ 21нче шәһәр поликлиникасы” ДАССУ медицина хезмәткәре “Ятып авыручыларны тәрбияләү” шөгыле мисалында күрсәтте.
Күргәзмәдә булучыларөчен шулай ук “Виртуаль туризм” инновацион технологиясе күрсәтелде, аның кысаларында теләгән кешеләр безнең Республиканың башкаласы Казанга, Бөек Ватан сугышы каһарман-шәһәрләренә, Дәүләт Рус музеена, Третьяков галереясына, Лувр һәм Каир муеена, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Россиянең Алтын Боҗрасы буенча “виртуаль экскурсия” ясый алдылар.
“Көмеш волонетерлык” экспозииясе, төркемле шөгыльләрнең сюжетлары белән фотозона һәм видеоматериаллар күргәзмәдә катнашучыларны көмеш волонтерларның эшчәнлеге белән таныштырды. Теләүчеләр консультация ала, анкета тутыра һәм волонтерлар белән бу яңа хәрәкәткә кушылу мөмкинлеге турында сөйләшә алдылар.
“Актив озын гомерлелек” күргәзмә проектында катнашу Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренә өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлекләрен, актив тормыш позициясен саклауга, ялларын оештыруга мөмкинлек бирде.







27нче сентябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Вахитов, Идел буе районнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре мөдирләре гадәтенчә Өлкәннәр декадасына багышланган түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Идел буе һәм Вахитов районнары иҗтимагый оешмаларның рәисләре (Ветераннар Советы, “Политик репрессия корбаннары”, “Блокадалы Ленинградта яшәүчеләр”, “Яшь концлагер тоткыннары”), социаль сораулар буенча Вахитов һәм Идел буе районнары администрация башлыгы урынбасары, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең балалар һәм яшьләр белән эш бүлеге, мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге җитәкчеләре, пенсия фонды вәкиле, ФСС вәкилләре, Вахитов һәм Идел буе районнарының баш табиб урынбасары катнаштылар.
Вахитов, Идел буе районнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре мөдирләре үзләренең чыгышларында Өлкәннәр декадасын оештыру буенча, шулай ук Татарстан Республикасында озак вакытлы тәрбияне кертү турында мөһим сорауларны яктырттылар.

1нче октябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Халыкара өлкәннәр көнендә Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре хезмәткәрләре уртак “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше какшамас” социаль акциясен оештырдылар.
Акция барышында бүлек хезмәткәрләре өлкән яшьтәге өйдә социаль хезмәт алучылырның өйләренә бардылар һәм аларны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар, хәйриячеләр әзерләгән бүләкләрне, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәтендә торган балалар ясаган сувенирларны тапшырдылар.


1нче октябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Халыкара өлкәннәр көнендә Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ә сез әти-әниләрегезгә шалтыраттыгызмы?” урам акциясен уздырдылар. Акция кысаларында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә үз әти-әниләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында белешмәлекләр тапшырылды.



Страница 138 из 272