Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
15нче май, чәршәмбе, 2019нчы ел
Халыкара гаилә көне алдыннан “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе белгечләре “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль балалар йорты” ДКУ базасында “Гаилә Универсиадасы” чарасы уздырдылар.
Бер көнгә балалар йорты кызыклы: футбол, җиңел атлетика, төз ату, спорт туризмы, спорт туклануы, шахмат, һәм шулай ук иҗади остаханә, фотозона, ландшафт дизайны мәйдан-секцияләре белән Универсиада авылына әверелде.
Балалар әти-әниләре белән бергә спорт ярышларында катнаштылар, төз атуда, тирәлектә ориентлашуда катнаштылар, дөрес туклану турында күп кызыклы фикерләр белделәр, турист палаткасын җыярга өйрәнделәр, урманда үзеңне саклап калу өчен нәрсәләр ярдәм итәчәген белделәр, һавада оча торган елан җыйдылар, йөрәк рәвешендә чәчәк түтәле утыртуда һәм күптөрле башка уеннарда катнаштылар.
Чара барышында “Ачык микрофон” эшләде, анда һәрберсе иҗади осталыкларын күрсәтә алдылар-балалар актив рәвештә өйрәнгән җырларын башкардылар, шигырьләрен укыдылар.
Чара ахырында Гаилә Универсиадасы җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде, ябылу тантанасы – биюле флешмоб уздырылды.
Әти-әниләрнең, балалар йорты тәрбиячеләренең фикеренчә мондый чаралар яхшы гадәткә әйләнделәр, алар гаиләдәге, балаларның һәм әти-әниләрнең эмоциональ элемтәләрен ныгыту өчен мөһим.







14нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләргә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Россия – минем тарихым” мультимедияле тарихи паркына балалы гаиләләр өчен хәйрия баруын оештыруда ярдәм итте.
Гаиләләр “Романовлар династиясе” тематик экскурсиясендә катнаштылар. Катнашучыларга соңгы династиянең 300 ел дәвамында идарә иткән чорында олуг казанышлар һәм хәвефле вакыйгалар белән танышырга мөмкинлек булды.
Мөһим экспонат булып нәсел династиясенә багышланган киң экранлы видеоинсталляция тора, шулай ук паркка килүчеләргә гөмбәзле театрда кыска метражлы фильмнар күрсәтелде.
Экскурсия балаларга яңа белемнәр бүләк итте һәм күңелле тәэсирләр калдырды.




14нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
2017-2019нчы елларга медиатирәлектә балаларның мәглүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү ( “Юл картасы”) чаралары планы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Уртак эш” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вәкиле белән берлектә “22нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” консультация пункты базасында “Киберфанатлар Киберскептикларга каршы” профилактик шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның агрессив мәгълүмат тирәлегеннән психологик үзсаклануын формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар белән бергә социаль челтәрләргә бәйлелек турында блиц-сорау уздырылды. Аннан соң балалар компьютер бәйсезлелег турында “Уртак эш”нең -“Батырның юлы” документаль фильмын карадылар. 2 гражданлык позициясенә:“Киберфанатлар” һәм “Киберскептиклар”га бүленеп, балалар буш вакытны уздыру формалары турында дискуссиядә катнаштылар. “Галактика танышуы” сюжетлы-рольле уены балаларны үз алларына максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәтте.
Балалар шөгыль ахырында сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәте турында мәгълүмати буклетлар алдылар.


14нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү” программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә тоган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән берлектә, “Җиңү салюты” акциясен уздырдылар.
Төркемле шөгыльләрдә балалар конфетлардан букетлар ясадылар, аларны акция барышында өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшырдылар.

14нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре белгечләре Җиңүнең 74-еллыгына туры китереп, “Солдатка бүләк” иҗади остаханә формасында төркемле шөгыль уздырдылар.
Чараның максаты: безнең халыкның батырлыгына горурлык хисе, Бөек Ватан сугышы ветераннары-илебезне саклаучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен, истәлекле хатлар һәм Гергий лентасы, скрэпбукинг өчен кәгазь, фоамиран кулланып бутоньеркалар әзерләделәр. Балалар открытка һәм бутоньеркаларны ясаганда кызыклы композицияләр уйлап таптылар. Эш барышында сугыш елларындагы җырларны җырладылар.
Иҗади остаханәдә эшләнгән бүләкләр “Йөрәк хәтере” социаль-патриотик акция барышында Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылды.


Страница 156 из 272