Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалар, шулай ук социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен, “Без-бер команда” төркемле шөгылен уздырдылар. Шөгыль “Бердәмлектә көч” проекты кысаларында уздырылды.
Максат: конструктив үзара ярдәм итешү күнекмәсен формалаштыру, командада эшли белүне үстерү.
“Кәефнең төсе” кереш күнегүе балаларга төркемдә уртак эшкә әзерләнергә, шулай ук төс ярдәмендә үзләренең кәефләрен белдерергә ярдәм итте. “Куллар белән танышу”, “Дуслык карандашы” тренинг уеннары балаларга бер-берләрен тоярга, эмпатияне үстерергә ярдәм итте. Конструктив үзара ярдәм итешү күнекмәләрен, командада эшли белүне үстерү максатыннан катнашучылар белән “Роршах таплары” интерактив күнегүе уздырылды.
Шөгыльнең ахырында балаларга, тормыштагы аврлыкларны бергә булганда гына, ярдәм итешеп җиңеп булу турында сөйләүче, тематик “Озын кашыклар” мультфильм-мәсәле күрсәтелде.



4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы һәм “#ЮмартСишәмбе” кампаниясе кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Елга арягы йолдызчыклары” театр-студиясе волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган, инвалид балалары булган гаиләләр өчен “Ак кышның әкиятләре”шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: тәртипнең социаль күнекмәләр тәҗрибәсен һәм уңай кызыксынуларны формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар интерактив “Уткойрык” әкият-спектаклен карадылар, аннан соң балалар яңа ел чыршыларын ясау буенча мастер-класста катнаштылар, ә әти-әниләр өчен “Аерым ихтыяҗлары булган балалар” тематик психологик сәгате булып узды.


4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе администрациясе ярдәме белән “Азамат” Казан шәһәре иҗтимагый фонды “ӘтиПлюс” проектын тормышка ашыра, аның кысаларында “Әти һәм балалар” гаилә фоторәсемнәре сериясе аша балалар тәрбияләүдә әти роле арт-визуаль ачыла. Бу күргәзмә Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында урнашкан.
Профилактика эше кысаларында бүлек белгечләре, азҗитешле гаиләләрнең кече мәктәп яшендәге балалары өчен, фотокүргәзмәгә экскурсия оештырдылар. “Азамат” КШИФ җитәкчесе фотографияләрнең тарихы һәм алардагы кешеләрнең язмышы турында сөйләде. Очрашу барышында балалар сәламәтлекләре чикле яшьтәшләренең проблемалары белән таныштылар.
Чара Инвалидлар декадасы кысаларында уздырылды һәм балигъ булмаган балаларда тирәдәге кешеләргә толерант мөнәсәсбәт формалаштырырга, әхлакый хисләр тәрбияләргә ярдәм итте.


3нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган кызлары өчен “Гаилә” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: булачак гаилә тормышына уңай мотивация үстерү.
Шөгыль барышында үсмер-кызлар белән “Гаилә-ул...”, “Минем гаиләм... охшаган”, “Киләчәктә мин...” темаларына интерактив әңгәмәләр үткәрелде. “Өйдәге вазифалар” рольле уенында катнашучылар өй хуҗабикәләре ролендә “булып карадылар”.
Психолог фикеренчә, мондый шөгыльләр балигъ булмаган балаларга гаилә һәм никах турында күзаллауны киңәйтергә, булачак гаилә тормышына уңай мотивация үстерергә ярдәм итәләр.

3нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль эш буенча белгеч “Игелекле йөрәк белән” социаль акциясе үткәрделәр.
Акция кысаларында сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләрнең өйләренә барылды. Социаль эш буенча белгеч социаль-хокук сораулары буенча консультация уздырды, психолог – балалар белән уңай көйләүне формалаштыру һәм креатив фикер йөртүгә юнәлдерелгән арт-терапевт шөгыль узырды.
Очрашуның ахырында бергәләп “Чикләре булмаган тормыш” видеоролигын карау булды, аны төшерүдә сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр катнашты.


Страница 191 из 272