Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
19нчы июнь, җомга, 2020нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында ведомствоара патронатта торучы балигъ булмаган балалар өчен «КлубОК» җәйге отряды уңышлы эшләп килә.
Балигъ булмаган балаларның җәйге вакытта мәшгульлеген оештыруның мондый формасы хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне профилактикалауга, уңай кызыксынулар формалаштыруга ярдәм итә.
Балалар клуб эмблемасын уйлап таптылар, үз куллары белән клуб кепкаларын, клуб коллажын ясадылар.
Бүлек белгечләре һәм психологлары балалар белән коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга, эчке ресурсларны мобилизацияләүгә, психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә, хәрәкәт активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән төркемле шөгыльләр һәм интерактив уеннар үткәрәләр.



19нчы июнь, җомга, 2020нче ел
Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре,"Балаларга бергә укыйбыз" Республика акциясе кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр белән "Китап укуны ничек матур гаилә традициясе итәргә?" темасына фикер алышу оештырдылар.
Әти-әниләр бу акцияне хупладылар. Күпләр бу традицияне куллана, аларның яраткан гаилә авторлары бар икән. Ә "Сезнең өчен бергә уку ул нәрсә?" соравына түбәндәгечә җавап бирделәр:
- әнинең (әти, әби, бабай) бары тик балага багышланган вакыты
- бала тыныч, якын тавышны тыңлый, матур сурәтләрне карый
- бала сораулар бирә, кичерешләре белән уртаклаша
- бу-ата-аналар һәм балалар арасында чын күңелдән аралашу.
Бүлек белгечләре гаилә укуларын оештыру буенча киңәшләр бирделәр:
- әгәр укылганнан соң балада сораулар туа икән, аларга шунда ук җавап бирергә ашыкмагыз, баланың сүз яки хәлне ничек аңлавын сорагыз, бәлки, сез баланың үз-үзен тотышын һәм эмоциональ халәтен аңлау өчен мөһим булган фикерләрен ишетерсез;
- кайвакыт бала сорауларында проблема ята, шуңа күрә алга таба укырга ашыкмагыз, аны тыңларга һәм аңларга тырышыгыз;
- әгәр бала сезне иртәгә дә шул ук әкиятне яки китап бүлеген кабатлавыгызны сораса-бу очраклы түгел, аның үтенечен үтәгез һәм аңа нәрсә шулай тирән тәэсир иткәнен аңларга тырышыгыз.
Әйдәгез, укырга - бөтен гаилә белән укырга!

18нче июнь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "КлубОк" җәйге отряд балалары белән бергә "Балаларга бергә укыйбыз" дигән Республика акциясендә катнаштылар.
Максат: баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыру, аның интеллектуаль потенциалын арттыруда китапның ролен күтәрү, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру.
Төркемле шөгыль Шарль Перроның "Йоклаучы чибәркәй" ("Спящая красавица") әкияте материаллары буенча үткәрелде. Өлкәннәр, ә аннан соң балалар да чиратлап әкият укыдылар. Укудан соң әкиятнең сюжеты, геройларының гамәлләре турында фикер алышу булды, белгечләр балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Шөгыль ахырында балалар белән әкиятләр мотивлары буенча "Яхшылык явызлыкны җиңә" дигән интеллектуаль викторина үткәрелде.



18нче июнь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән "Балаларга бергә укыйбыз" Республика акциясе үткәрелә.
Мәскәү районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Фазылова Наилә Зөфәр кызы һәм социаль хезмәткәрләр Закирова Елена Александровна һәм Николаева Гөлчәчәк Ислам кызы "Гаилә укуы буыннарны якынайта" дигән девиз астында акциядә катнаштылар.
Төшерелгән видеороликлар Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә #читаемдетямрт (#балаларгаукыйбызрт) хештегы астында урнаштырылачак.

18нче июнь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балаларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Кем булырга" циклыннан "Һөнәри җитлеккәнлек" дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: һөнәр сайлауда ярдәм итү, үз өстеңдә эшләргә теләк формалаштыру, сайлаган һөнәр өчен кирәкле шәхси сыйфатларын яхшырту.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән эшчәнлекнең төрле төрләренә сәләтләргә һәм талантларга диагностика ясалды, "Һөнәр сайлау формуласы" күнегүләре үткәрелде, ул шәхеснең теге яки бу һөнәргә булган ихтыяҗларын, сәләтләрен, мөмкинлекләрен һәм җәмгыять ихтыяҗларының гармонияле ярашуын ачыкларга(эзләүгә) юнәлдерелгән. Аннары "ПРОФИ-III профориентация системасы" компьютер программасы һәм "Уңышка омтылыш/уңышсызлыкка юл куймау" методикасы (Т. Эллерс) ярдәмендә яшүсмерләр психолог белән бергә үзләренең уңышка ирешүгә мотивация дәрәҗәсен анализладылар.


Страница 69 из 272