Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
17нче февраль, дүшәмбе, 2020нче ел
"Өмет" клубы кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре белән бергә, гипстан ясалган әкият геройларын буяу буенча "Әкияттә кунакта" мастер-классы уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: уртак иҗат эшчәнлеге аша бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен көйләү.
Үзара яхшы мөнәсәбәт урнаштыру һәм эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен катнашучылар "Әйдәгез, танышыйк! " күнегүен башкардылар. Аннан соң белгечләр катнашучыларны рәсем буяуның төрле техникалары белән таныштырдылар һәм гипстан ясалган хайван фигураларын һәм әкият геройларын буярга тәкъдим иттеләр.
Мастер-класста катнашучылар шөгыльнең мавыктыргыч иҗат эше булуын, рәсем ясау күнекмәләренең кирәк булмавын, ә бары тик хыял һәм күзаллауның гына кирәклеген билгеләделәр. Шуңа күрә барысы да уңай кәеф һәм үз куллары белән ясаган сувенирлар алдылар.



14нче февраль, җомга, 2020нче ел
Балигъ булмаган балаларның уңышлы социаль яраклашуы, аларны социаль әһәмиятле эшчәнлеккә тарту, уңай кызыксынулар формалаштыру максатында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "АйДаДети" актёр осталыгы студиясе " социаль проекты гамәлгә ашырыла. Проектның актуальлеге һәм яңалыгы балалар белән эш формасының инновационлыгы, аларның иҗади потенциалын һәм үзрегуляциянең эчке механизмнарын мобилизацияләү өчен сәнгать чараларын куллану.
Чираттагы "Безнең хисләр" төркемле шөгыле коммуникатив күнекмәләрне, иҗади сәләтләрне үстерүгә, эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләү, үзбәя дәрәҗәсен арттыру.
Балалар хисләрнең төрләре һәм аларның чагылышының төрле формалары турында кыска метражлы фильм карадылар, аннан соң үзләренең хисләрен мимика, ишарәләр һәм тавыш интонациясе ярдәмендә белдереп, сәхнәләштерелгән уенда катнаштылар. Коммуникатив күнекмәләрне һәм командада эшли белүне үстерү өчен, балалар "Хисләр калейдоскобы" иҗат биремен командада башкардылар, ул коллаж ясау белән тәмамланды.
Белгечләр әйтүенчә, "АйДаДети" актёр осталыгы студиясе"ндәге шөгыльләр балигъ булмаган балаларның коммуникациядә һәм фикердәшләр төркеменең өлеше булуга омтылыш ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен бик яхшы мәйдан булып тора.


14нче февраль, җомга, 2020нче ел
Вахитов һәм Идел буе районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдирләре Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары Балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе һәм наркотикларга каршы комисиянең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре балигъ булмаган балалар белән эш бүлеге башлыгы Багаутдинова Д. А. 2019нчы елда Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнарында балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелек анализын һәм яшүсмерләр һәм яшьләр арасында психоактив матдәләр куллану профилактикасы буенча эшләнгән эш турында мәгълүмат тәкъдим итте.
Тәкъдим ителгән мәгълүматны исәпкә алып утырышта катнашучылар, балигъ булмаган балалар арасында наркотиклар тарату һәм куллануга каршылык буенча профилактика, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларга карата рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча өстенлекле бурычларны билгеләделәр.
Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге өчен профилактика эшендә бу юнәлешләр иң мөһимнәрдән булып торалар. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм укучылар арасында беренчел наркотиклаштыру профилактикасы комплекслы шәхси-юнәлешле программасы, "Сәламәт Россия - Уртак эш" программасы гамәлгә ашырыла. Вахитов районында "Гаилә учагы", "Миңа"Иртәгә"не бүләк ит" автор программалары, Идел буе районында- "Үзеңне үзең яса", "Үзеңә юл" программалары эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла.


13нче февраль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Казан шәһәре буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр белән янгын-профилактика эшен уздыру максатыннан уртак рейдлар уздыралар.
Шулай итеп, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Казан шәһәре буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар куйдылар, өйдә социаль хезмәт алучы Бакаева В. Г. га янгын куркынычсызлыгын саклау турында белешмәлек тапшырдылар.


13 нче февраль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә ведомствоара социаль патронатта гаилә тора: әтиләре-инвалид, хәрәкәтләнүдә кыенлыклары бар, әниләре кечкенә бала тәрбияли, олы уллары 8нче сыйныф укучысы.
Социаль эш буенча белгеч яшүсмергә югалган полис урынына яңа медицина полисы алу өчен гариза язарга һәм медицина страховка оешмасына барырга ярдәм итте. Санатор-курорт картасын тутыру өчен бүлек белгече баланы Казан шәһәренең 2нче балалар поликлиникасына алып барды, анда кирәкле медицина анализларын бирү өчен юлламалар алдылар һәм медицина тикшеренүе уздырылды.
Санатор-курорт картасын рәсмиләштергәч яшүсмер сәламәтләндерү санаториена җибәрелде, ул анда укудан аерылмыйча мөһим дәвалауны уза ала.

Страница 109 из 272