Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итү алдыннан өйдә хезмәт алуда торган Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгъдиев Әгълиулла Сөнгәтовичны котлауны оештырдылар.
Ветеранны котлауда бу йортта яшәүчеләр дә катнаштылар.


Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итүгә шагыйрь-тәрҗемәче Ишмөхәммәтов Н. Р. катнашында “Вакыт уза, безнең белән истәлекләр кала!” әдәби-тематик кичәсе оештырылды. Ветераннар кичәнең мактаулы кунаклары булдылар. Очрашу барышында аларның сугыш еллары истәлекләре, хикәяләре, шигырьләре яңгырады.

Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгы көнен бәйрәм итү алдыннан социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераннары хәтирәләреннән торган “Әңгәмәдәш” гәҗитенең махсус санын чыгардылар. Гәҗит өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылды.
Бөек бәйрәм алдыннан социаль хезмәткәрләр шулай ук “Сугыштан соң йөрәк икеләтә җыр сорый” исемле сугыш елларындагы җырлар җыентыгын әзерләделәр һәм ветераннарга тапшырдылар.



13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Җиңү көне алдыннан Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган, балачаклары сугыш елларына туры килгән гражданнар катнашында очрашу уздырылды.
Катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында викторина сорауларына актив җавап бирделәр, аларны тикшерделәр һәм яшьлек елларын искә төшерделәр.


8нче май, чәршәмбе, 2019нчы ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм уздыру чаралары планы кысаларында, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветераннар өчен, “Чиста йорт!” акциясе старт алды.
“Чиста йорт” Хәйрия акциясе барышында социаль хезмәткәрләр Казан (Идел буе) федераль университеты волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарының фатирларын, йорт тирәсен җыештыруда ярдәм күрсәттеләр.

Страница 159 из 272