Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Башкалар кебек яшәү” клубында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль хезмәт буенча белгече КДМУ волонтерлары белән берлектә, Халыкара Җир көненә туры китерелгән “Чәчәкләр иленә сәяхәт” экологик чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: сәламәтлекләре чикле балаларның социумда яраклашуына ярдәм итү, иҗади фикерләүнең уңай кызыксынуларын, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, грамоталы экологик тәрбияне, табигатькә сакчыл караш формалаштыру.
Балалар һәм аларның әти-әниләре чара барышында әйләнә-тирә мохитнең торышына җаваплы караш формалаштыруга, табигатькә сакчыл караш үстерүгә юнәлдерелгән “Без-Җир планетасы балалары” презентациясен карадылар, аннан соң экология һәм әйләнә-тирә матурлыгы турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар, бергә коллаж техникасында “Җир көне” стенгазетасын ясадылар.
Катнашучылар чара ахырында алда тәрбияләр һәм күзәтер өчен вазоннарга чәчәк орлыкларын утырттылар.
Белгечләр әйтүенчә мондый чаралар психоэмоциональ халәтне гармонияләштерергә, эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләргә генә түгел, социаль-хезмәт күнекмәләрен үзләштерегә ярдәм итәләр.


19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Мавыктыргыч сәяхәт” клубында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль яраклашуда һәм яшьтәшләре белән аралашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен “Яхшылык дөньяны коткара” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив һәм үзрегуляция, коллективта эшли белү күнекмәләрен үстерү, әйләнә-тирәдәгеләргә толерант мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль “Комплимент” уеныннан башланды, аннан соң “Яхшы гамәлләр эшләргә ашыгыгыз!” видеоролигы күрсәтелде, яхшылык һәм мәрхәмәтлелек турында әңгәмә уздырылды. Балалар “Ачык йөрәк белән” викторинасында, “Шундый төрле хисләр” психологик уенында катнаштылар, “толерантлык” һәм “интолерантлык” төшенчәләре белән таныштылар, “Мин толерантлымы икән?” тестын уздылар.
Шөгыль балигъ булмаган балаларның социаль яраклашуына һәм яшьтәшләре белән аралашуда авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте.



19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Үзеңне аңла” программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы ДКУ “Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” белгече белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Минем булачак һөнәрем” чарасын уздырдылар.
Максат: һөнәрләр дөньясы турында күзаллау формалаштыру, һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итү.
Катнашучылар чара барышында безнең республикада һәм Россиядә бүгенгесе көндә аеруча кирәкле һөнәрләр белән таныштылар, диагностика ярдәмендә үзләренең һөнәри омтылышларын ачыкладылар, “Мин телим” һәм “Мин булдырам” мөмкинлекләреннән чыгып булачак һөнәр сайлауны тикшерделәр.
Чара катнашучыларга үзләренең тормышчан һәм һөнәри киләчәкләрен планлаштырганда өстенлекләрне аерырга, һәм шулай ук үзләренең һөнәри максатларын һәм мөмкинлекләрен чагыштырырга ярдәм итте.


19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балаларның антивиталь борчылулары профилактикасына һәм әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыруга юнәлдерелгән “Үз гомереңнең кадерен бел” шөгыльләр циклы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары МБББУ “14нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” консултация пунктында “Аралашу” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыль сәламләүдән һәм танышудан башланды. Аннан соң катнашучыларга эмпатия хисен һәм аралашу буенча партнерның халәтен аңлау сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән “Исәнмесез” күнегүе тәкъдим ителде. “Без синең белән... буенча охшаш” тренинг күнегүен башкарып балалар бер-берләренә нәрсә белән охшаган, нәрсә белән аерылуларын сурәтләделәр.
Мондый тренинг шөгыльләр, психологлар фикеренчә, уртак кызыксынуларны һәм коллективның ныклыгын ачыклыйлар, лидерлык сыйфатларын һәм конструктив диалог алып бару күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итәләр.


19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль яраклашуда авырлыклар кичергән 5-8 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Хисләр хөкемдары” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль, катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, әкият терапиясе ысулын кулланып уздырылды. Балалар игътибарына Хухлаев О. Е. һәм Хухлаева О. В. ның “Тиктормас маймыл турында әкият”е тәкъдим ителде. Әкиятне тикшереп, балалар кызулыкның тормышта комачаулавын һәм үз хисләреңне һәм гадәтләреңне контрольдә тота алмауның ничек комачаулавын аңладылар. Балалар кызыксыну белән Тиктормас маймыл өчен башка җәнлекләр дөньясына яраклашу өчен киңәшләр уйлап таптылар. Әкиятне анализлау тәмамлангач балаларга бармак белән рәсем ясау техникасы буенча тылсымлы чәчәк ясау буенча шәхси арт-терапия эше тәкъдим ителде.
Шөгыль сулау техникаларын кулланып релаксация күнегүе белән тәмамланды. Уздырылган шөгыль тәртипне ихтыярлы көйләүнең мөһимлеген аңларга, үзрегуляция күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.


Страница 165 из 272