Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
20нче февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Ватанны саклаучылар” бәйрәм чарасы уздырдылар.
Чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары һәм өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләр катнаштылар. Гитарада уйнап башкарылган “Томаннар артында”, “Әйдә яшәү өчен!” җырлары, Ватанны саклаучыларга багышланган В. Берестов һәм И. Грошева шигырьләре яңгырадылар. Бәйрәм программасында №2 Балалар музыка мәктәбе МБӨББУ укучылары да катнаштылар. Балалар укытучылары белән берлектә кунакларны музыкаль чыгышлары белән куандырдылар. Скрипка һәм виолончельдә башкарылган дәртле тарантелла, испан биюе, ягымлы “Әни турында җыр”, А. Н. Пахмутова җырларына попурри бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.



19нчы февраль, сишәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДБУ “31нче балалар китапханәсе” хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган балалы гаиләләр өчен, ТАССР төзелүнең 100-еллыгына туры китереп, “Минем халкымның язмышы” чарасы уздырылды.
Чараның максаты: ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, танып белү активлыгын үстерү, тарихи гореф-гадәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Балалар һәм аларның әти-әниләре узган гасырның тарихи вакыйгалары турында “Минем халкымның язмышы” лекциясен игътибар белән тыңладылар, “Тарих белгечләре” викторинасында актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, борынгы ишегалды уеннарын искә төшерделәр, “Минем Ватаным- минем Татарстаным” китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Катнашучыларга бигрәк тә җеп алу өчен борынгыда кулланган туку җитештерү технологиясе турында сөйләү, конструкцияне күрү аеруча тәэсир итте.
Чара ахырында катнашучылар өчен китапханә буенча экскурсия оештырылды, аның барышында уку залының эшләү үзенчәлекләре, китапханәдән куллану кагыйдәләре һәм эш тәртибе белән таныштылар.


18нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы Мишина Валентина Фёдоровнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Валентина Фёдоровна-Бөек Ватан сугышы ветераны, 2нче төркем инвалид. Озак елларын мәктәпкәчә яшьтәге хезмәтче һөнәренә багышлый, пенсия яшенә җиткәч, 1991нче елдан Киров районы социаль тәэмин итү бүлегендә, аннан соң Татарстан Республикасының Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятендә кече шәфкать туташы булып эшли, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны тәрбияли.
Валентина Фёдоровна-безнең коллега, лаеклы ялга киткәнче Киров районы социаль тәэмин итү бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшләгән.
Хөрмәт һәм рәхмәт билгесе итеп Валентина Фёдоровнага чәчәкләр бәйләме тапшырылды һәм ныклы саулык һәм озын гомер теләкләре һәм котлаулары белән шигырьләр багышланды.

18нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Казан шәһәре Күзәтү эшчәнлеге бүлегенең Авиатөзелеш районы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр өчен, “Янгын сүндерүче-батырлык һөнәре” экскурсиясен оештырдылар.
Балалар әти-әниләре белән бергә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 5нче номерлы Янгын сүндерү частенда кунакта булдылар, тәүлек буе кешеләрнең гомерен саклый торган авыр хезмәтләре белән таныштылар. Балалар зур кызыксыну белән янгынга каршы көрәшүчеләрне тыңладылар, күп сораулар бирделәр, бигрәк тә янгын сүндерү машиналары белән кызыксындылар. Балаларга янгын сүндерүче киемнәрен киеп карарга, янгын сүндерүдә кирәкле төрле җайланмаларны җентекләп карарга рөхсәт иттеләр.
Элемтә бүлегендә экскурсиядә катнашучыларга янгын турында хәбәрләрнең кая килүе һәм янгын турында ялган хәбәрләр бирергә ярамаганлыгын сөйләделәр. Балалар кичектергесез хезмәтләрнең телефон номерларын белүләрен күрсәттеләр.
Балалар янгын сүндерүчеләргә авыр һәм лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр, ә кайберләре киләчәктә янгын сүндерүче һөнәрен сайларга теләүләрен белдерделәр.



15нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Идел буе Гражданлык актларын теркәү бүлеге идарәсендә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән “Мәхәббәт-тылсымлы дөнья” интерактив чарасы уздырдылар.
Чара барышында балигъ булмаган балалар, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән, интерактив уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар, Мәхәббәт һәм аның өч сеңлесе турында әкият тыңладылар, аның геройлары кылган гамәлләрнең сәбәпләрен анализладылар(әкият терапиясе).
Балалар өчен чара ахырында барлык гаилә әгъзаларына сувенирлар әзерләү буенча мастер-класс уздырылды.



Страница 175 из 272