Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
13нче февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең “Тәрбия мәктәбе” инновацион технологиясе кысаларында “21нче номерлы шәһәр поликлиникасы” ДАСОнда “Альцгеймер авыруы. Альцгеймер авыруы белән авыручыларны тәрбияләү” темасына дүртенче шөгыль оештырылды.
Шөгыль поликлиниканың уку залында 15 кешелек төркем өчен, шул исәптән мөрәҗәгать иткән кешеләр һәм социаль эшчеләр өчен булып узды. Шөгыль барышында клиник психология укытучысы Маннапова Гөлфия Тәнгатовна түбәндәге сорауларны яктыртты:
- ничек Альцгеймер авыруының беренче билгеләрен күрергә өйрәнергә?
- Альцгеймер авыруының килеп чыгуы төрләре һәм сәбәпләре;
- Альцгеймер авыруы белән авыручыларны тәрбияләүнең төп кагыйдәләре.
Шөгыль барышында тыңлаучылар авыру кешеләрне караганда туган сорауларын бирделәр. Барлык сорауларга да лектор тулы җаваплар бирде.


12нче февраль, сишәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре “Кызыксынучан” клубында сәламәтлекләре чикле балалар өчен “Төньяк котыпка сәяхәт” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: когнитивлык сәләтләрен үстерү, коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында “Рәсемне җый” уенында катнаштылар, “Без Джек белән” мультфильмын карадылар һәм тикшерделәр, ул балаларны мавыктыргыч һәм тылсымлы Төньяк котып иле белән таныштырды, геройларның батырлыклары һәм бер-берсенә ярдәм турында сөйләде.
Шөгыль ахырында тактиль тоемлауны үстерү максаты белән катнашучылар “Төньяк аюы” аппликациясен ясадылар.


11нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Россия Федерациясе гражданнарын 2016-2020 елларга патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алуда торган балалы гаиләләр өчен, “Казан мотор-җитештерү берләшмәсе” АҖ музеена хәйрия баруы оештырдылар.
Чарада катнашучылар заводның төзелүе һәм үсеше, Бөек Ватан сугышында заводчыларның батырлыклары турында белделәр. Музей карарга килүчеләргә музей экспонатлары: беренче авиадвигательдән башлап заманча газ суыртучы агрегатларга кадәр танышырга мөмкинлек булды.
Балаларга аеруча һава белән суыту двигателе һәм тизләткеч-двигатель макетлары тәэсир иттеләр.
Музей заллары буенча экскурсия балаларга яңа белемнәр бүләк итте һәм якты тәэсирләр калдырды.


11нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Ышанычлы бул! Сәламәт бул!” Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре өйдә социаль хезмәт алучыларның 14 тонометрын Татарстан Республикасының Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәгенә җибәрде.
Росстандарт белгечләре йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү максаты белән өй тонометрларының чыгу параметрларын һәм төгәллекләрен бушлай тикшерделәр.


8нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Барысы да безнең кулда” клубында, социаль хезмәт алуда торган инвалид балалары булган гаиләләр өчен “Бисер белән үрү әлифбасы” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның шәхесләре үсеше өчен социаль тирәлекне киңәйтү чаралары һәм яшьтәшләре һәм зурлар белән аралашу ысулларына һәм үзара тәэсир итешергә өйрәнү аша уңайлы шартлар тудыру.
Төркемле шөгыль барышында балалар бисер һәм аның төрләре белән таныштылар, бисер, мәрҗән һәм пайеткалар белән бизәп котлау открыткасы ясадылар.
Бүлек белгечләре әйтүенчә, “Барысы да безнең кулда” клубындагы шөгыльләр сәламәтлекләре чикле балаларның коммуникатив күнекмәләре үсеше өчен уңайлы урын булып тора. Эшләнмәләр әзерләгәндә балалар кызыклы вакыйгалар белән бүлешәләр, үзләренең уңышлары һәм уңышсызлыклары, мәктәп тормышы турында сөйлиләр. Әти-әниләр – клубның еш кунаклары. Алар клуб эшендә актив катнашалар, үзләренең тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашалар.

Страница 177 из 272