Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
21нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы “Ата-аналарны гомуми укыту” циклыннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Мин һәм минем гаиләм” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү һәм укыту сораулары буенча ата-аналарның педагогик компетентлыкларын арттыру максаты белән уздырылды.
Дусларча мөнәсәбәт тудыру һәм эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен ата-аналарга “Түгәрәк буенча алкышлаулар” күнегүе тәкъдим ителде, анда катнашу танышырга, эмоциональ бушанырга, бер-берсен кабул итәргә, эшчәнлек күнекмәләре формалаштырыга һәм төркемдә үзара хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирде.
Төркемдә башкарылган биремнәр ата-аналарга баланы тәрбияләүдә гаиләнең уңай йогынтысын арттыруның мөһимлеген аңларга ярдәм итте. Катнашучылар психолог җитәкчелегендә “Хәлдән чыгу” акыл штурмын уздырдылар, гаиләдә туган теге яки бу хәлне чишүнең төрле вариантларын тәкъдим иттеләр. Ата-аналарны “Буш микрофон” уенында катнашу кызыксындырды, анда һәр әни рәхәтләнеп үз баласы, аның кызыксынулары, холкы, гаиләләрендә нинди гореф-гадәтләр барлыгы турында сөйләде.
Нәтиҗә ясаганда, катнашучылар, очрашу аларга балаларны тәрбияләү буенча мөһим сорауларга җавап табарга, авыр тормыш хәлләрен чишүдә ярдәм, балаларны тәрбияләүдә һәм укытудагы хаталарны төзәтергә ярдәм итүен билгеләделәр.


21нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Кояшка каршы” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең, сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалары өчен тренинг элементлары белән “Без бергә –бу бәхет” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: төркемдә үзара хәрәкәт итү аша коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, шәхси ресурсларны ачу.
Шөгыль “Шәм” сәламләү йоласыннан һәм “Гаилә корабы” дидактик уеныннан башланды, алар коллективта җылы һәм дустанә атмосфера тудырырга ярдәм иттеләр. Шөгыль барышында балалар мультитач экран кулланып үстерелгән фасоль мисалында фотосинтез процессы белән таныштылар. Шулай ук балаларга үсемлекләр тормышы турында фильм күрсәтелде, аны карагач балалар яңа алган белемнәре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Иҗади өлешендә балалар белән балчык чүлмәкләр ясау буенча мастер-класс уздырылды, алар алда фасоль үстерүдә кулланылачак.
Шөгыль ахырында катнашучылар үзбәяләрен арттыру максаты белән бер-берләренә комплиментлар бүләк иттеләр.



17нче гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Ата-аналар университеты” циклы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә һәм ведомствоара патронатта торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Балаларның үз-үзләренең тотышы сәбәпләре” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балаларның начар тәртип сәбәпләрен аңлау, ата-аналарны балаларның тайпылучан тәртибен кисәтү һәм җиңү ысулларына өйрәтү.
Психолог шөгыль барышында ата-аналарны балигъ булмаган балаларның начар тәртибе, сәбәпләре, асылы һәм диагностик билгеләре белән таныштырды. “Сәбәбен тап” һәм “Конфликтлы хәл” күнегүләрен парларда башкарып, ата-аналар балаларының кыланышларын аңлауда, тайпылучан тәртипне җиңүдә үзләренең мөмкинлекләрен киңәйттеләр. Шөгыль һәр катнашучының рефлексиясе һәм Ата-аналар университетының киләсе очрашу белдерүе белән тәмамланды.


11нче гыйнвар, җомга, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында хокук бозу һәм җинаятьчелек профилактикасы буенча эшчәнлекне оештыру” программасын башкаруда ведомствоара ярдәмләшү кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үзләрен девиант тотышлы укучылар өчен ябык типтагы махсус дәүләт казна гомуми белем бирү укыту-тәрбия учреждениесе “Н. Ә. Галләмов исемендәге Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе”нә ведомствоара чыгу оештырдылар.
Бүлек психологлары профилактика системасы органнары белән берлектә Казан шәһәренең Совет районында яшәүче укучылар белән яшүсмерләрнең өлгереше, уңышлары һәм мавыгулары турында әңгәмә уздырдылар. Мәктәп администрациясе белән яшүсмерләрнең социаль реадаптациягә әзерлекләрен формалаштыру проблемаларын тикшерделәр, балаларның яшәү шартларын өйрәнделәр. Очрашу ахырында барлык балаларга да татлы яңа ел бүләкләре тапшырылды.


11нче гыйнвар, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре муниципаль Ветераннар йортында яшәүчеләр белән “Сәламәтлек” шәһәр иҗтимагый хәрәкәте рәисе Гатауллина Сания Фатиховна белән очрашу оештырдылар(Имәнлек урамы, 35нче йорт).
“Сәламәтлек турында сөйләшик” очрашу темасы өлкән кешеләрнең җанлы яңгырашын тудырды. Алар, сәламәтлекне саклау һәм актив озак яшәү белән бәйле сорауларга, белгечнең җавапларын ала алдылар.


Страница 183 из 272