Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
8нче октябрь,дүшәмбе,2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Фатирны – тәртипкә.Чын йөрәктән чисталык” хәйрия акциясе уздырдылар. Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү урыннарын җыештырдылар.


8нче октябрь,дүшәмбе,2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль базны тутыр” хәйрия акциясе уздырдылар. Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларның йорт янындагы кишәрлекләреннән уңышны җыеп алырга ярдәм иттеләр, шулай ук кышка яшелчәләр сатып алуны һәм өйләренә китереп куюны оештырдылар.




8нче октябрь,дүшәмбе, 2018нче ел
Социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларда уңай кызыксынулар формалаштыру максаты белән Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы “Кешелеклелек тулы дөнья” кинотренингы уздырды.
Уңай эмоциональ атмосфера тудыру, хезмәттәшлеккә корыр өчен,катнашучыларга “Минем сурәтем” күнегүе тәкъдим ителде,аның барышында балалар бер-берсен җылы сәламләделәр,үзләре һәм кызыксынулары турында сөйләделәр. Аннан соң әйләнә-тирәдәгеләргә каршы сизгер һәм игътибарлы булуның мөһимлеге турында “Кешелеклелек бумерангы” фильмын карадылар. “Кешелеклелек тулы дөнья” темасын тикшереп, балалар үзләренең игелекле гамәлләре турында сөйләделәр.


5нче октябрь, җомга, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Акыллылык китабы” шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкән яшьтәге кешеләргә, гаилә гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында рәхәтләнеп үзләренең әби-бабайлары, ни өчен аларны кадерләүләре һәм бергә вакыт уздырулары турында сөйләделәр. Бу хәтирәләрне балалар үзләренең гаилә Акыллылык китабына яздылар, аның тышлыгына нәсел агачын ясадылар һәм гаилә әгъзаларының фотоларын урнаштырдылар. Шулай итеп, һәр гаиләнең Акыллылык китабы булды, балалар аларны өйләренә, әти-әниләре белән бергәләп үзләренең гаиләләре турында мәгълүмат туплар өчен алып кайтып киттеләр.



5нче октябрь, җомга, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы кысаларында Авиатөзелеш һәм Киров районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелгесез” социаль акциясе уздырдылар.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары акциягә әзерләнеп, “Йөрәктән йөрәккә” мастер-классында өлкән яшьтәге кешеләр өчен матур эшләнмәләр һәм открыткалар әзерләделәр. Һәр эшкә сәламәтлек, тынычлык һәм игелеклелек теләкләре дә кушылды.
Акция кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрне өйләрендә котладылар, бүләкләр һәм балаларның эшләнмәләрен тапшырдылар.


