Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Совет районы Администрациясендә ветераннарның (пенсионерларның) иҗтимагый оешмасы вәкилләре, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр белән “Өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемалары һәм чишү юллары” исеме астында очрашу булып узды.
Очрашу Казан шәһәренең муниципаль башкарма комитетының Совет районы Администрация башлыгы урынбасары Хәмзина А. И., Совет районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Китанина Н. Н, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Хуҗина Д. М., Казан шәһәренең Совет районы буенча ДКО Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы мөдире Никифорова И. В., Казан шәһәренең Совет районы буенча Пенсия фонды идарә җитәкчесе Гатина А. А., мәдәният бүлеге җитәкчесе Әхмәтшина Т. Г., Совет районы баш табибы Воротилина Т. Н., торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Калеев Е. Н., шәһәрне төзекләндерү һәм торак массивлары белән эш бүлеге җитәкчесе Воробьев Д. С. катнашында узды.
тт Совет районы Ветераннар һәм пенсионерларның, инвалидларның, балигъ булмаган тоткыннар, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, политик репрессия корбаннары иҗтимагый оешмалары вәкилләре тарафыннан социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык, территорияне төзекләндерү турында сораулар кузгатылды.


3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДКО “Гаврош балалар һәм яшүсмерләр өчен ятимнәр йорты” һәм Ә. Бакиров исемендәге 6нчы музыка мәктәбе волонтерлары белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Яхшы кәеф” концерты оештырдылар.
Концерт барышында өчен ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр һәм музыка мәктәбе волонтерлары үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, чакырган кешеләр рәхәтләнеп “Өмет” («Надежда»), “Шулкадәр күп алтын утлар” («Огней так много золотых»), “ Ялгыз гармун йөри” («Одинокая бродит гармонь») җырларына кушылдылар. Балалар заманча биюләр башкардылар һәм җырлар җырладылар, ә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балалары өлкән яшьтәге кешеләргә бәйрәм белән котлап үзләре ясаган чәчәкле брошьларын бүләк иттеләр.
Барлык катнашучылар да көне буена яхшы кәеф һәм уңай хисләр алдылар.




1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль хезәткәре һәм педагогы “Акыллылык, җылылык һәм кешелеклелек яше” гаилә интерактив чарасы уздырдылар.
Максат: балигъ булмаган балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру һәм өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.
“АйДаДети” актерлык остасы студиясе катнашучылары концерт программасы әзерләгәннәр. Балалар кунакларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Әбиләр балаларга ничек позитив, тормышка куанучан, энергияле булып калу турында сөйләделәр, ә чара ахырында беркайчан да кайгырмау турында үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.
Җылы, күңелле шартлар барлык катнашучыларга да озакка яхшы кәеф белән корылырга мөмкинлек бирде.


1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алуда торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән “Без беләбез, хәтерлибез, кадерлибез, горурланабыз!” циклыннан “Буыннар бәйләнеше” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән әби-бабаларына сакчыл, кайгыртулы мөнәсәбәттә булуның мөһимлеге турында интерактив әңгәмә уздырылды. Балалар актив рәвештә үзләренең фикерләрен әйттеләр, һәр гаилә өлкән буын гореф-гадәтләренә нигезләнгән, әби-бабайлар-гаилә учагын саклаучылар, үзләренең балаларына, оныкларына тормыш тәҗрибәләрен һәм акыллылыкларын тапшыралар дигән нәтиҗә ясадылар.

1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел<
Өлкән яшьтәге кешеләр көнендә Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Кешелеклелек һәм хөрмәт көне” урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына җәмәгатчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Акция барышында өлкән яшьтәге кешеләргә котлау открыткалары һәм чәчәкләр тапшырылды, уңай хисләр тудыручы изге теләкләр әйтелде, ә Казанда яшәүчеләргә өлкән гаилә әгъзаларын котлау гына түгел, ә аларга игътибар күрсәтергә кирәклеге турында “Өлкән буынга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтегез!” белешмәлекләре тапшырылды.


