Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
20нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,“ Җан җылыңны бүләк ит” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль башында балалар белән Халыкара өлкәннәр көне турында тематик әңгәмә уздырылды. Өлкән буын кешеләренә ихтирамлы мөнәсәбәт турында әңгәмәдә катнашып балалар үзләренең дәү әти һәм дәү әниләре, бер-берләренә ярдәм итү һәм буш вакытларын бергә уздырулары турында сөйләделәр.
Катнашучылар шөгыльнең иҗади өлешендә соңыннан дәү әти һәм дәү әниләренә бүләк итәр өчен табигый материалдан панно әзерләделәр.



19нчы сентябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Балачак унъеллыклары кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Казан шәһәре буенча Күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге һәм РФнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе инспекторы белән берлектә, тулы булмаган, азҗитешле һәм күпбалалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,“Экстремаль хәлләрдә үзеңне тоту” куркынычсызлык дәресе уздырдылар.
Дәреснең максаты: балигъ булмаган балаларда куркынычсызлык мәдәниятен формалаштыру, экстремаль хәлләрдә конкрет эш итүгә өйрәтү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрне киңәйтү.
Балалар дәрес барышында шартлау, транспортны террористлар алганда, янгын вакытындагы үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, янгын таралу тизлеге турында видеоролик карадылар, төрле экстремаль хәлләрдә мөмкин булган һәм ярамаган хәрәкәтләр турында фикер алыштылар.
Катнашучылар дәрес ахырында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчеләренең авыр эш көннәре турында фильм карадылар.


19нчы сентябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
2018нче елның августында сәләтле һәм талантлы баларны ачыклау, бала шәхесенең аң-иҗат мөмкинлеген үстерергә ярдәм итү, иҗатка, матурлыкка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән “Ачыш” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты ачык бәйгесе узды.
Бәйгедә Авиатөзелеә һәм Совет районнарының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты.
Бәйгенң җиңүчеләрен котлыйбыз:
Борынгы хикәятләр”(рәсем сәнгате) номинациясендә
2 урын – Җәләева Әминә (11 яшь),“Феликс кошы” рәсеме авторы
Җәйге натюрморт” номинациясендә(рәсем)
2 урын – Искәндәрова Аида(7 яшь), “Сусыл җимешләр” рәсеме авторы
- Бочкова Кристина(16 яшь), “Җәй тәме” рәсеме авторы
3 урын – Якимова Вероника(11 яшь), “Җәйге кәеф” рәсеме авторы
Дөге фантазиясе” номинациясендә(гамәли сәнгать)
3 урын – Черепанов Семен(4 яшь),”Керпе” эше авторы
Җиңүчеләрне әзерләгән өчен бәйгенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Хәсәнова Гүзәл Габделсәетовна, Совет районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль белгече
Равилова Энҗе Равиловна, Совет районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль белгече
Косматкина Екатерина Сергеевна, Совет районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең психологы
Хәсәншина Лилия Хәмәтхановна, Авиатөзелеш районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль белгече
Егорова Светлана Викторовна, Авиатөзелеш районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы





18нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Әхлак дәресләре” циклыннан “Игелекле йөрәк белән” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: яхшылыкның кеше тормышында һәм башкалар белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзүдә әһәмиятен күзаллауны формалаштыру.
Шөгыль “Ассоциацияләр” тренинг күнегүеннән башланды, аның барышында балалар “Яхшылык” һәм “Явызлык” төшенчәләре турында ассоциацияләрен сөйләделәр. “Яхшылык шкаласы” күнегүен башкарып, балалар үзләренең гамәлләрен, әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтләрен анализладылар, ә “Уйлап тап” интерактив уенында катнашу балаларга башка кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзү өчен ярдәмчеллек, эчкерсезлек, хөрмәт итү һәм сизгерлек күрсәтергә кирәклеген аңларга ярдәм итте.
“Яхшылык бумерангы” темалы видеоролигын карау һәм фикер алышу балигъ булмаган балаларда яхшылыкның кеше тормышында һәм башкалар белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзүдә әһәмиятен күзаллауны формалаштырырга ярдәм итте.


18нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Уяу булыйк” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: терроризм һәм экстремизм профилактикасы, күпмилләтле җәмгыят кыйммәтләре нигезендә толерант мохит формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында “Нәрсә ул толерантлык?” темасын тикшерүдә катнаштылар, төрле хәлләрдә үзен куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Шөгыль үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына җаваплы һәм сак мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итте.
