Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Татар АССР төзелүнең 100-еллыгы бәйрәмен уздыруга әзерләнү һәм уздыру чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү алдыннан Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Татарстанны яхшы белүчеләр” викторинасы уздырылды.
Викторинада өйдә социаль хезмәт алучылар һәм бүлек белгечләре катнашты. Уен барышында катнашучылар Казан шәһәре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, география, тарих, мәдәният, сәнгать, республика гореф-гадәтләре өлкәсендә белемнәрен киңәйттеләр, безнең республиканың үткәне һәм бүгенгесе өчен горурлык хисен тойдылар.



29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Минем Татарстаным” интеллектуаль викторинасы уздырдылар. Чара Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә туры китерелде.
Балалар кызыксыну белән безнең республиканың төзелү тарихы, истәлекле урыннары турында презентация белән таныштылар, Татарстан Республикасы гимнын башкардылар.
Ике командага бүленеп тематик интеллектуаль викторинада катнаштылар. Бәйгеләрдә җиңеп чыгу өчен балаларга максатчан һәм тапкыр булу гына түгел, ә республика һәм Казан тарихы өлкәсен яхшы белергә кирәк иде.
Чара балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләргә һәм актив тормыш карашын формалаштырырга ярдәм итте. Балалар үзләре белән яхшы кәеф һәм милли татлы ризык- тәмле чәк-чәк алып кайтып киттеләр.

29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, тематик “Минем яраткан Казаным” квест-уенынын уздырды.
Катнашучыларга миссия тәкъдим ителде- яшь казанлылар өчен хат табу. Квестны үтү өчен балаларга иҗади биремне башкарырга һәм тылсымлы ачкыч элементларын төзергә кирәк иде. Квест-уенның биремнәрендә катнашып, балалар шәһәрнең архитектура корылмаларының исемнәрен искә төшерделәр, Казан тарихы турындагы сорауларга җавап бирделәр, “Минем яраткан Казаным” тематик кроссвордын чиштеләр. Ачкычның барлык элементларын җыеп, команда сынауны тәмамлый алды һәм “бабайларның хатын”-Татарстанның башкаласы турында видеороликны таба алды. Сюжетны карагач, балалар меңьеллык Казанның матурлыгын һәм мәһабәтлеген билгеләделәр.
Уздырылган чара балаларда ватанпәрвәрлек, үзләренең туган шәһәрләренә һәм республикаларына горурлык хисләрен формалаштырырга ярдәм итте.



28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: төркемдә бердәмлек, бер-береңә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт үстерү, танып белү активлыгын һәм мәктәпкә уңай караш формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында белем иленә виртуаль сәяхәт ясадылар, “Акыл штурмы”, “ Парга пар”, “Нәрсә уртак һәм нәрсә белән аерылалар?”, “ Уйлап табучы” уеннарында катнаштылар, кызыксыну белән ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр, “Әгәр мин китап булсам, мин...” темасына фикер алыштылар.
Шөгыль ахырында барлык балаларга да, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысасында, уку-язу әсбаплары белән портфельләр тапшырылды.


28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Татар АССР төзелүнең 100-еллыгы бәйрәмен уздыруга әзерләнү һәм уздыру чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Татарстан-безнең уртак йортыбыз” төркемле шөгыле һәм “Минем республикамның елмаюы” фотобәйгесе уздырды.
Максат: балигъ булмаган балаларда гражданлык-ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, Татарстан тарихы һәм мәдәни гореф-гадәтләре турында белемнәрне киңәйтү.
Шөгыль барышында балалар ТАССР төзелү тарихы белән таныштылар, “Татарстанның матурлыклары” видеофильмын карадылар, Ватан турында мәкальләрне искә төшерделәр, туган шәһәрләренең яраткан урыннары турында сөйләделәр, барырга яраткан җирләренең фотоларын күрсәттеләр.
Ахырда “Түбәтәй” иҗади остаханәсендә төсле кәгазьдән милли баш киеме ясадылар.

