Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
5нче август, чәршәмбе, 2020нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар белән пыяла мольберт кулланып, арт-терапевтик шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: эчке ресурсларны активлаштыру һәм мобилизацияләү, үз-үзеңне эмоциональ тотышны җайга салу, борчуны кисәтү һәм киметү, үз-үзеңә ышанычны арттыру.
Шөгыль барышында "Мульти-пульти" интерактив викторинасы үткәрелде, ул интеллектуаль сәләтләрне ачуга, дөньяга карашны киңәйтүгә юнәлдерелгән. Төрле әйтеп торулар буенча балалар мультфильм геройларын оттылар һәм аларның эшләре турында фикер алыштылар. Аннары иҗади остаханәдә үтә күренмәле мольберт ярдәмендә балалар үз әкият геройлары образларын тудырдылар һәм аларның тарихын уйлап таптылар. Мондый уртак иҗат иҗат үз-үзеңне иҗади белгертүгә, креативлыкны үстерүгә генә түгел, хезмәттәшлек һәм уртак иҗат күнекмәләрен формалаштыруга да ярдәм итте.

3нче август, дүшәмбе, 2020нче ел
Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, профориентация буенча “Мастер Профи” клубының шөгыльләр циклы тәмамланды.
Актив тыңлау, диалог һәм аралашу, "Профи +" уены, төрле тестлар, мастер-классларда катнашу, һөнәрләр турында видео карау, шөгыльләрнең дустанә атмосферасы клуб эшенең нигезен тәшкил итте. Бу бүлек психологлары һәм педагогларының яшүсмерләргә өйрәткән "уңышка әзерлек" психотехникасы да һәм аларга эш эзләүнең нечкәлекләре һәм катлаулыклары, үз-үзеңне тәкъдир итү үзенчәлекләре һәм принциплары турында мәгълүмат бирү, резюме яза һәм эш бирүчеләр белән аралаша белүгә өйрәткән профессиональ эше дә.
Клубтагы шөгыльләр үз сәләтләрен эзләүгә, үзләрен тормышка ашыруларына, һөнәри үзбилгеләнешләренә ирешүгә тагын бер адым булды.



3нче август, дүшәмбе, 2020нче ел
Казан шәһәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге "Күп балалы гаилә" проекты кысаларында "Өчтән алып чиксезлеккә кадәр" Бөтенроссия фотобәйгесендә катнаша.
Бәйгенең максаты: күпбалалыкны популярлаштыру һәм балалы гаиләләрнең уңай образын булдыру.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы күпбалалы гаиләләр социаль челтәрләрдә #от3добесконечности2020, #фотоконкурс3+,#добесконечности хештегы белән үзләренең - "Зур гаиләләрнең күңелле көннәре", "Бәхетле гаилә", "Чиксезлеккә юлда" темаларын чагылдыра торган фотосурәтләрен куялар.
Бу уртак вакыт үткәрүнең бәхетле мизгелләре, бу гаилә традицияләре, бәйрәмнәр, сәяхәт, экскурсияләр. Зур гаилә - зур җаваплылык, бурычлар һәм көндәлек мәшәкатьләр генә түгел, зур бәхет!!!






3нче август, дүшәмбе, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, ведомствоара патронатта торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен кыска вакытлы булу төркемнәре кысаларында, "Күңелле сәяхәтчеләр" командасы формалаштырылды.
Һәр көнне команда өйрәнелмәгән утрауларга сәяхәт итә: "Талантлар утравы","Батырлар утравы","Бәхет утравы", "Игелекле эшләр утраулары".
Игелекле эшләр утравына сәяхәт кысаларында балалар "Мин кызгана беләмме икән?" дискуссиясендә катнаштылар, ул һәркемнең тормышта дөрес сайлау ясарга һәм яхшы гамәлләр кылырга ярдәм итә торган игелекле йөрәге барлыгын аңларга ярдәм итте. Балалар рәхәтләнеп эмоциональ ярдәмчеллекне үстерүгә һәм бер-берсенә ярдәм итә белүгә юнәлдерелгән "Кар патшабикәсе", "Хисне от", "Сукыр һәм йөртүче" уеннарында катнаштылар. Шөгыль тагын бер игелекле эш - тирә-юньне җыештыру белән тәмамланды.
Уен психотехникасы ярдәмендә һәр "утрауда" балалар үзләренең иҗади мөмкинлеген ача, кыенлыкларны җиңәргә һәм уңышка ирешергә өйрәнә, ихтыяр сыйфатларын һәм коммуникатив күнекмәләрен күнектерә.


3нче август, дүшәмбе, 2020нче ел
"Чагылыш" программасы кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар белән, эмоциональ киеренкелекне, борчылу һәм хәвефлелекне бетерүгә юнәлдерелгән, "Хәвефсез тормыш" төркемле шөгылен уздырды.
Балаларның үз теләкләрен, планнарын аңлау һәм максатына ирешүгә мотивацияне арттыру максатында, шөгыль "Теләкләр картасы" арт-терапия күнегүеннән башланды, ул катнашучыларга теләкләренә ирешүдәге адымнарын билгеләргә ярдәм итте.
Шөгыль ахырында балаларны үзрегуляция һәм релаксация ысулларына өйрәтүгә, мускулларның киеренкелеген бетерү, тискәре хисләрне (хәвефлелекне, стресс, фрустрация, курку, агрессия) җиңә белүне формалаштыруга юнәлдерелгән аутотренинг уздырылды.
