Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
14нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе карамагындагы Урта махсус музыка мәктәбе”нең участок консультация пункты базасында балигъ булмаган балаларда мәгълүмати куркынычсызлык формалаштыру технологиясе кысаларында “Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм берләшмәләр” төркемле шөгыле уздырылды.
Шөгыльнең максаты: социаль челтәрләрдә интернет-берләшмәләрнең барлыкка килү һәм эшләү үзенчәлекләре белән таныштыру, Челтәрдә берләшмәнең популярлык казануы һәм уңай статус алуы турында күзаллау формалаштыру.
Шөгыль кысаларында катнашучылар белән социаль челтәрләрдә төп куркынычсызлык кагыйдәләре, бастырылган мәгълүматның күбесе киң танылу мөмкинлеге турында әңгәмә уздырылды. Катнашучылар белән уйланмаган пост һәм перепостларның җинаятьчеләрне җәлеп итү мөмкинлеген турында фикер алыштылар.
Алда кызыксынулар буенча төркемнәргә оештыруга юнәлдерелгән “Минем берләшмәм” күнегүе уздырылды. Балаларга берләшмәгә күбрәк катнашучылар җәлеп итәр өчен исем, девиз һәм сүрәтләү уйлап табарга тәкъдим ителде.
Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, үзләре өчен актуаль темага дискуссия уздырдылар. Интернетта урнаштырылган мәгълүмат белән бәйле авыр хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәнделәр. Билгеле бер берләшмәләргә керергә ярамаганлык турында яшьтәшләренә ышанычлы мисаллар эзләделәр.

13нче март, чәршәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркомания профилактикасы” программасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Казан шәһәренең Идел буе районы МБББУ “88нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” консультация пунктында “Үзеңне сакла” циклыннан “Үзеңә һәм үз тормышыңа карата сакчыл караш” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны зарарлы гадәтләрдән азат сәламәт яшәү рәвешен аңлы рәвештә сайлауга этәрү.
Шөгыль башында балаларны туплый торган, аларның активлыкларын һәм алда конструктив эшләрен тәэмин итүче уңай атмосфера тудырылган иде. Балалар белән тренинг күнегүләр һәм “Үзеңне сакла” һәм “Социаль рекламаның яңа роликлары” видеороликларын карап “Үз тормышыңа сакчыл караш” интерактив әңгәмәсе уздырылды.
Карап бетергәч катнашучылар белән караган материалны ныгытырга һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирергә мөмкинлек биргән “Минем позициям” дискуссиясе уздырылды.


12нче март, сишәмбе, 2019нчы ел
“Бердәмлектә көч” проект кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар һәм сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен “Дусларсыз мин бераз, ә дуслар белән күбәү” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль барышында балалар “Нәрсә ул дуслык һәм кемне чын дус диеп атарга була?” интерактив әңгәмәсендә катнаштылар, “Дуслык ишарәсе” тренинг күнегүен башкардылар, гафу итә белү һәм дуслыкның кадерен белү турында “Ике дус” мәсәл-фильмын карадылар.
“Су асты дөньясы» арт-терапия күнегүен башкарып, катнашучылар пластилиннан “Бердәмлектә көч” мультфильмы геройларын ясадылар.


7нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
8нче март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалары өчен “Синең өчен” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыль барышында балалар бәйрәм тарихы турында белделәр, аның төрле илләрдә билгеләп үтелү гадәтләре белән таныштылар. Аннан соң декоратив сабын эшләү буенча мастер-класста катнаштылар. Үзләренең кечкенә шедеврларын ясап, балалар үзләренең иҗади хыялларын, фикерләү үзенчәлекләрен күрсәттеләр, нәтиҗәдә үзләре яраткан әниләренә һәм әбиләренә бәйрәм бүләкләре ясадылар.


7нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Имәнлек урамы 35нче йортта урнашкан муниципаль Ветераннар йортында яшәүчеләр өчен “Иркен масленица” чарасын уздырдылар.
Чара барышында Ветераннар йортында яшәүчеләр Русиядә Масленица уздыру тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, тематик викторинада катнаштылар, такмаклар җырладылар, Масленица турында шигырьләр укыдылар, рәхәтләнеп бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм коймаклар һәм чәй эчү белән тәмамланды.

