Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
18нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Казан шәһәре Күзәтү эшчәнлеге бүлегенең Авиатөзелеш районы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр өчен, “Янгын сүндерүче-батырлык һөнәре” экскурсиясен оештырдылар.
Балалар әти-әниләре белән бергә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 5нче номерлы Янгын сүндерү частенда кунакта булдылар, тәүлек буе кешеләрнең гомерен саклый торган авыр хезмәтләре белән таныштылар. Балалар зур кызыксыну белән янгынга каршы көрәшүчеләрне тыңладылар, күп сораулар бирделәр, бигрәк тә янгын сүндерү машиналары белән кызыксындылар. Балаларга янгын сүндерүче киемнәрен киеп карарга, янгын сүндерүдә кирәкле төрле җайланмаларны җентекләп карарга рөхсәт иттеләр.
Элемтә бүлегендә экскурсиядә катнашучыларга янгын турында хәбәрләрнең кая килүе һәм янгын турында ялган хәбәрләр бирергә ярамаганлыгын сөйләделәр. Балалар кичектергесез хезмәтләрнең телефон номерларын белүләрен күрсәттеләр.
Балалар янгын сүндерүчеләргә авыр һәм лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр, ә кайберләре киләчәктә янгын сүндерүче һөнәрен сайларга теләүләрен белдерделәр.



15нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Идел буе Гражданлык актларын теркәү бүлеге идарәсендә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән “Мәхәббәт-тылсымлы дөнья” интерактив чарасы уздырдылар.
Чара барышында балигъ булмаган балалар, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән, интерактив уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар, Мәхәббәт һәм аның өч сеңлесе турында әкият тыңладылар, аның геройлары кылган гамәлләрнең сәбәпләрен анализладылар(әкият терапиясе).
Балалар өчен чара ахырында барлык гаилә әгъзаларына сувенирлар әзерләү буенча мастер-класс уздырылды.



15нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Әфганстан Республикасы территориясеннән совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 30-еллыгына багышланган чараларны уздыру кысаларында, “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә “Батырлар янәшәдә яшиләр” социаль акциясе (сугышчы-интернационалистларны өйләрендә котлау) уздырылды.
Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Фарад” Җаваплылыгы чикләнгән оешма белән берлектә сугышчы-интернационалистларны, сугышчан хәрәкәт инвалидлары Галеев Р. М. һәм Шәйгәрдәнов Х. Х. ны котладылар, аларга Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәндә күрсәткән кыюлыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

15нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар белән Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 30-еллыгына багышланган “Батырлар янәшәдә яшиләр” социаль акциясендә катнаштылар, өйдә социаль хезмәт алуда торган, “СССР Хәрби көчләренә 70 ел”, “Рәхмәтле әфган халкыннан”, Югары Совет Президиумы грамотасы һәм Сугышчы- интернационалист билгесе булган әфган сугышы ветераны Гыйзәтуллин Радик Илгизәр улын өендә котладылар.
Радик Илгизәр улы үзенең хезмәте, солдатларның сугыштагы батырлыклары, безнең заманда да батырлыклар һәм игелекле эшләр башкаруның мөһимлеге турында сөйләде. “Безнең солдатлар һәм офицерлар Әфганстан җирендәге сугышчан хәрәкәтләр барышында куркусызлык, ныклык, сугышчан иптәшлеккә һәм дуслыкка тугрылык күрсәттеләр. Безнең балалар сугышның нәрсә икәнен беркайчан да белмәсләр диеп өметләнәбез” диеп азсызыклады.
Балалар ветеранны котладылар һәм аңа үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар.

14нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
2017-2019нчы елларга медиатирәлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планын (“юл картасы”) тормышка ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ “86нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” консультация пунктында күпбалалы һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм берләшмәләр” төркемле профилактик шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның агрессив мәгълүмати мохиттан психологик үзсаклануын формалаштыру, чынбарлыкта конструктив аралашу һәм үзара тәэсир итешү күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль сәламләү йоласыннан, “Пәрәвез белән төренгәннәр” уеныннан һәм интернет-бәйлелекне ачыклауга тесттан башланды.
Аннан соң балалар белән социаль челтәрләр һәм интернет бәйлелеге турында кечкенә бәхәс уздырылды.“Минем берләшмәм” психологик күнегүен башкару катнашучыларга интернет-берләшмәләрнең социаль челтәрләрдә булдырылу һәм эшләү үзенчәлекләрен һәм аларның балигъ булмаган балаларга йогынтысын күрергә ярдәм итте.
Балалар шөгыль ахырында интернет-бәйлелекне ачыклауга тест нәтиҗәләре белән таныштылар һәм “Куркынычсыз интернет” мәгълүмати буклетлары алдылар.

