Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
3нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт алучы инвалидлар өчен, имбир печеньеларын шикәр ширбәте белән бизәкләү мастер-классы уздырдылар.
Чара барышында белгечләр Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең популяр кулинар символы-имбир печеньесы, аны бизәү вариантларын күрсәттеләр. Аннан соң мастер-класста катнашучыларга үзләренең хыялларын, иҗади сәләтләрен күрсәтергә һәм автор эшләрен ясарга мөмкинлек бирелде. Мастер-класс чәй эчү белән тәмамланды.



3нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлекләре чикле балалар өчен “Җан җылысы” циклыннан “Хәерле очрашу” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балаларда адекват үзбәя үстерү, реабилитацион (абилитацион) күнегүләр уздыру.
Шөгыль барышында үзбәя, төркемдәге мохит диагностикасы уздырылды. “Исем”, “Мин” образы”, “Комплимент” күнегүләре төркемдә ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштырырга һәм катнашучыларның үзбәясен күтәрергә ярдәм иттеләр. Шөгыль ахырында рефлексиягә иҗади эш уздырылды: балалар төркемнең кәефен чагылдыручы “Елмаю!” уртак рәсемен ясадылар.


29нчы ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасын уздыру кысаларында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Идел буе оешмасында Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарының җәмәгать оешмалары һәм хезмәтләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл булып узды.
Түгәрәк өстәл эшендә “Ветераннар Советы”,”Политик репрессия корбаннары” җәмгыяте, пенсия фонды, хезмәт белән тәэмин итү үзәге, сәламәтлекне саклау идарәсе, мәгариф бүлеге, социаль страховкалау, Идел буе һәм Вахитов районы социаль саклау бүлекләре, Идел буе һәм Вахитов районы Администрациясенең мәдәният бүлеге вәкилләре катнаштылар.
Түгәрәк өстәл барышында Инвалидлар декадасында чаралар уздыру турында сораулар тикшерелде. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе белән, өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Тәрбиягә алган гаилә” пилот проекты һәм Тәрбия мәктәбендәге шөгыльләр турында сөйләде. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре гарип балалы гаиләләр белән эш юнәлешләрен күрсәттеләр.


29нчы ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“#ЮмартСишәмбе” кампаниясе кысаларында Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган 15 азҗитешле инвалидка тору урыны буенча ярдәм күрсәттеләр, ашамлыклар җыелмасы тапшырдылар.


28нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Халыкара әниләр көне кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Вакыт призмасы аша” гаилә фотоальбомы- иҗади видеопректын әзерләделәр.
Проектның максаты: гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру, туганлык бәйләнешен якынайту, иң якын кешеләргә ярату һәм ихтирам тәрбияләү.
{mp4}01140.mp4{/mp4}