Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
28нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Россия Федерациясендә Иреклеләр һәм волонтерлар елы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы студент-волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Яхшылыкның алтын җепләре” хәйрия концерты оештырдылар. Чара Әниләр көненә багышланган иде.
Студент-волонтерлар иң кадерле һәм якын кешеләр турында тематик презентация һәм видеоматериал әзерләделәр. Концертта кечкенә катнашучыларының котлаулары дулкынландыргыч яңгырады: балалар әниләр турында рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр, дәртле бию биеделәр һәм әниләргә иң изге теләкләр теләделәр.
Ахырда студент-волонтерлар әниләргә чәчәкләр, ә балаларга-буяу китабы тапшырдылар, зал белән бергә ахыргы җырны җырладылар. Аерылганда, чарада катнашучылар бер-берсенә тынычлык һәм яхшылык теләделәр.




28нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Балигъ булмаган балаларны хокукый агарту кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече “Ышаныч телефоны” төркемле шөгыле уздырды.
Максат: балаларда ышаныч телефоны хезмәте турында күзаллау формалаштыру, үзләренең хокук һәм бурычлары турында белемнәрен арттыру.
Балалар шөгыль барышында балалар ышаныч телефонының эше турында белделәр, мавыктыргыч “Кечкенә кешеләрнең зур хокуклары” хокукый викторинада катнаштылар, Бөтендөнья балалар көне тарихы белән таныштылар, әкият геройлары мисалында үзләренең гамәлләрен анализларга өйрәнделәр.

28 нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
#ЮмартСишәмбе кампаниясенең “Танулар атналыгы” кысаларында Идел буе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы Казан шәһәренең Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт алуда торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Ачык йөрәкләр” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: хәйриячелек темасына игътибарны юнәлтү, рухи-әхлакый кыйммәтләр, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек формалаштыру, укучы кызыксынуын үстерү.
Шөгыль барышында катнашучылар өчен уку заллары, китапханәнең тарихи музее буенча экскурсия, иреклелек идеясе турында әңгәмә уздырылды. Балалар һәм аларның ата-аналары хәйриячелек тарихы, “Танулар атналыгы” флешмобы турында белделәр, Татарстан Республикасының танылган хәйриячеләре белән таныштылар. Катнашучылар китаплар, журналлар коллекцияләре, китаплар белән эш итү, уку залында үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.



26нчы ноябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“#Юмартсишәмбе” кампаниясе кысаларында Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белгечләре “ Һәркем мөһим!” урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: Казан шәһәрендә яшәүчеләрне социаль мөһим авырлыкларны җиңүгә юнәлдерелгән иреклеләр эшчәнлегенә тарту.
Акция барышында Россиядә хәйриячелек үсеше буенча җәмәгать инициативасы турында мәгълүмат белән “ Һәркем мөһим!” буклетлары таратылды.




28нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы алдыннан Инвалидлар җәмгыятенең район бүлегендә социаль ярдәм бүлеге җитәкчесе Наталья Гришанованың һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Марина Гореваның сәламәтлекләре чикле кешеләр белән очрашуы булды.
Очрашу барышында чакырулылар инвалидларга социаль ярдәм чаралары, тәртибе, өйдә социаль хезмәт күрсәтү шартлары һәм тарифлары турында мәгълүмат бирделәр һәм шулай ук катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

