Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына туры китерелгән чаралар кысаларында Идел буе һәм Совет районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелгесез” акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: өлкән буын вәкилләренә ихтирамлы, игътибарлы, кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.
Акция барышында балигъ булмаган балалар тематик котлау открыткалары һәм паннолар әзерләделәр, шулай ук көзге бәйләмнәр җыйдылар, аларны ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк иттеләр.
Балалар үзләре ясаган сувенирларны тапшырдылар һәм өлкәннәргә теләкләрен җиткерделәр, өлкәннәр игътибарга һәм үсеп килүче буын белән аралашуга мөмкинлеккә шатландылар.





4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Россия гадел хөкем академиясенең” Казан филиалы, Казан элемтә электротехникумы студент-волонтерлары белән берлектә “Чиста өй” хәйрия акциясе оештырдылар.
Акция кысаларында волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннарының, социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләрнең фатирларын җыештырырга ярдәм иттеләр.
Социаль хезмәт алучылар волонтерларга һәм бүлек белгечләренә күрсәткән ярдәм өчен үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.


4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Яңа Савин районы социаль яклау бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләрне социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү сораулары буенча түгәрәк өстәл булып узды. Очрашуда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыелышы депутаты Александр Сидякин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гришанова Н. И., Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Горева М. Н. булдылар.
Александр Сидякин районның азҗитешле гражданнарын Акыллылык көне белән тәбрикләде, аларга саулык теләде һәм бүләкләр тапшырды. Ә аннан соң социаль яклау бүлеге җитәкчесе һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире тормышка ашырылган социаль ташламалар, хезмәтләр һәм социаль проектлар турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.


4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында уздырылган чаралар планы белән туры китереп, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары Администрациясе һәм Казан авиация колледжы студент-волонтерлары белән берлектә “Социаль базны тутыр” хәйрия акциясе оештырдылар.
Акция кысаларында өлкән яшьтәге 100 азҗитешле кешеләргә кышка бәрәңге, суган, кишер, башлы кәбестә кебек яшелчәләр китерделәр.
“Социаль базны тутыр” акциясе инде гадәткә өйләнде һәм пенсионерлар аны кыт түземсезлек белән көтеп торалар.


4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Яшьлек” мәдәният йорты социаль участогында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Әби, бабай, мин-иң яхшы дуслар!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкән кешеләргә хөрмәт һәм толерант мөнәсәбәт формалаштыру.
Балалар шөгыльнең төп өлешендә, алдан әзерләгән материалларны кулланып, “Әби, бабай, мин-иң яхшы дуслар!” стена газетасын ясадылар. Балалар үзләренең әби-бабайлары тормышыннан истәлекләрне тикшерүдә актив катнаштылар.
Шөгыль бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгытырга, өлкән буынга кайгыртучан һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итте.

