Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
5нче сентябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Казан медицина университетының “Социаль хезмәт” факультеты волонтерлары белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Ясалган бизәкләр” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив һәм иҗади күнекмәләрне үстерү, сәнгать дөньясына тарту.
Балалар шөгыль барышында “Без барыбыз да шундый төрлеләр” бәхәсендә, эмоиональ ярдәмчеллек, төркемдә психологик уңайлылык үстерүгә юнәлдерелгән “Минем дусларым”, “Игътибар белән тыңла”, “Үзеңә дус тап” интерактив күнегүләрендә катнаштылар. Гамәли өлешендә “Городецк бизәге” мастер-классы уздырылды. Балалар городецк бизәгенең үсеш тарихы, халык осталарының эшләре белән таныштылар, волонтер-остазлары җитәкчелегендә городецк бизәге стилендә матур такталар ясадылар.
Халыкара өлкәннәр көнендә мастер-класста катнашучылар үзләре ясаган эшләнмәләрен өйдә социаль хезмәт алуда торган өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк итәчәкләр.


3нче сентябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
«Экстремизмга-Юк!» декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Тынычлык һәм иминлек территориясе” Игелек дәресе уздырдылар.
Максат: мииләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә толерантлык тәрбияләү, хокукый мәдәниятне үстерү.
Балалар Бесландагы фаҗигале 2004нче елгы 1-3нче сентябрь вакыйгалары турында презентация белән таныштылар, илдә булган террористик актларның корбаннарын һәм хезмәт бурычын үтәгәндә вафат булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алдылар. “Явызлыкка ничек каршы торырга?” әңгәмәсе барышында балигъ булмаган балалар толерантлык, үзара ихтирамлык үсешенең әһәмиятлелеген тикшерделәр, чөнки нәкъ менә шушы сыйфатлар терроризм үсешен кисәтергә мөмкинчелек бирә, җинаятьчеләргә җәмгыятьтән ярдәмгә өметтән мәхрүм итәләр.
Катнашучылар, сабырлык һәм игелеклелек, иҗтимагый урыннарда үзен тоту күнекмәләрен формалаштырырга, бер-берсенә карата ихтирам һәм изгелеклелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән, “Яхшылык һәм явызлык”, “Минем эшчәнлегем” күнегүләрен башкардылар. Чара ахырында балаларга төрле гадәттән тыш вакыйгалар барлыкка килгәндә үзеңне тоту кагыйдәләре белән “Мин һәм минем иминлегем” буклетлары тапшырылды.
Дәрес балигъ булмаган балаларның иҗтимагый үзаң һәм гражданлык позициясен формалаштырырга, хокукый мәдәниятне үстерергә ярдәм итте.

3нче сентябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга”акциясе һәм Белем көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен, “Тылсымлы белем иле” чарасы уздырдылар.
Үзара изгелекле мөнәсәбәтләр булдыру, аралашуда каршылыкларны җиңү һәм эмоциональ киеренкелекне салдыру өчен балаларга һәм аларның ата-аналарына “Минем игелекле дустым”, “Минем кәефем” күнегүләре тәкъдим ителде. Катнашучылар, ата-ана –бала парында эшләп, бер-берсен аңларга өйрәнделәр, хезмәттәшлек даирәсе һәм үзара эффектив бәйләнеш булдырырга тырыштылар.
Чара барышында зурлар да, балалар да “Филвор” викторинасында актив катнаштылар, “Мәктәп” кроссвордын һәм кызыклы ребуслар чиштеләр. Чарада мәктәп, укытучы һәм бәхетле мәктәп көннәре турында җырлар яңгырады.
Чара балигъ булмаган балаларда актив тормыш позициясе, мәктәпкә уңай мөнәсәбәт формалаштырырга һәм үзенә ышаныч арттырырга ярдәм итте.
Балалар бүләккә уку әсбаплары алдылар.



4нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә үзара бәйләнеш кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасы буенча суд приставларының Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы, районнарның Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәкләре, халыкны социаль яклау бүлекләре белгечләре катнашында социаль хезмәт алучылар өчен бердәм консультация көне оештырылды.
Мөрәҗәгать итүчеләргә алимент бурычларын түләттерү тәртибе, бурычлы кешене һәм аның милкен табу, дәгъва гаризасын тутыру тәртибе аңлатылды. Һәр ситуациядә конкрет эш алгоритмы төзелде.
Бу чара Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең системалы рәвештә социаль хезмәт алучыларга балигъ булмаган балаларга алимент түләтүдә ярдәм итүдә старт булды.




3нче сентябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркомания профилактикасы” һәм “Сәламәтлек марафоны” программалары кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Яшлек” Мәдәният йортының социаль участогында социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Тәмәке тарту: әйе һәм каршы” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыру.
Шөгыль эш уены рәвешендә узды, анда катнашучылар үзләренең тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр, аргументларга аңлатма бирделәр. Мондый эш төре сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында тулаем күзаллау формалаштыруга гына түгел, командада эшли белү һәм бергә уртак карар кабул итү формалаштырырга ярдәм итте.
