Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
10нчы март, сишәмбе, 2020нче ел
Россиядә Балачакның унеллыгына туры китерелгән чаралар кысаларында, "СВЕТЛЯЧОК" гаилә ярдәме үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешма белән бергә Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең март аенда туган балигъ булмаган балалары өчен, "Иң яхшы көн" социаль-анимацияле чарасын уздырдылар.
Бәйрәм балалар өчен бүлек белгечләре әзерләгән "Кәефеңне әйт" интерактив уен программасыннан башланды. Волонтер-аниматорлар катнашучыларны танып-белүле бәйгеләр, сода һәм сыек азотлы төсле фәнни тәҗрибәләр белән гаҗәпләндерделәр, Крио-шоу буенча мастер-класс уздырдылар, аның барышында һәр бала туңдырманы төрле тутыргыч, топинг һәм шоколад белән бизәделәр.
Чара торт белән дусларча чәй эчү һәм туган көне булган һәр балага бүләк бирү белән тәмамланды.



10нчы март, сишәмбе, 2020нче ел
Россиядә Балачакның унеллыгына туры китерелгән чаралар кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр өчен, "Манеж" күргәзмәләр залында "Сәнгатьләр төрлелеге" интерактив программасына хәйрия баруы оештырдылар.
Катнашучылар игътибарына экскурсия һәм мастер-класс әзерләнгән иде. Экскурсия барышында балалар һәм әти-әниләр "Рәссам Әхсан Фәтхетдинов: дуска хатлар" күргәзмәсе белән таныштылар, беркатлы сәнгать стилендә рәсем һәм агачны берләштереп иҗат иткән Татарстан Республикасының халык рәссамы Әхсан Саримовичның иҗат юлы турында белделәр. Рухлар һәм амулетлар, әкиятләр һәм мифлар, татар фольклоры һәм тәңрелек - болар барысы да аның иҗатында сыешкан.
"Манеж" күргәзмәләр залы - бу аралашу өчен мәйдан да. Балаларда аеруча "Су тамчысында сәнгать" мастер-классында катнашу кызыксыну уятты. Катнашучылар суда сәнгатьчә эз тудыру графика техникасы - "эбру" белән таныштылар, һәм иҗат хыялына бирелеп, рәхәтләнеп үз рәсемнәрен ясадылар.
Чара зурларга да, балаларга да якты хисләр һәм тәэсирләр бүләк итте. Матурлык белән очрашу турында истәлеккә балаларда үзләренең рәсемнәре - "су тамчысында сәнгать" калды.
Чараны оештыру өчен мөһим чыгым материаллары "Манеж" күргәзмәләр залы администрациясе тарафыннан хәйрия ярдәме белән бирелде.



06нчы март, җомга, 2020нче ел
"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" республика социаль - гуманитар проекты кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән бергә, Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп, "Көннәр якты булсын!" социаль - патриотик акциясен уздырдылар.
Белгечләр балалар белән бергә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Гришунина Ольга Ивановнаның өенә бардылар. Аның балачагы һәм яшьлеге кырыс Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Балалар зур кызыксыну белән Ольга Ивановнаның сугыш еллары турында сөйләгәннәрен тыңладылар.
Балалар әбине Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, аның өчен шигырьләр укыдылар, үзләре ясаган открыткаларны бүләк иттеләр. Ольга Ивановна балаларга яхшы уку, әти-әниләренә ярдәм итү, өлкәннәргә ихтирамлы булу һәм яхшы кешеләр булып үсүләрен теләде.

06нчы март, җомга, 2020нче ел
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен бәйрәм чаралары уздырылды. Бу язгы бәйрәм - иң якын, юмарт һәм кайгыртучан, ягымлы, яраткан әниләргә рәхмәт һәм мәхәббәт хисләрен белдерергә яхшы сәбәп.
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балалары булган гаиләләр "Минем гаиләмнең гореф-гадәтләре" интерактив программасында катнаштылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белделәр, "Бәйрәм бәйләме" мастер-классында яраткан әниләренә открыткалар ясадылар һәм яхшы теләкләрен яздылар.
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Әни - төп сүз" мастер-классы узды, аның барышында балалар иң мөһим кешеләре - әниләре өчен бүләкләр әзерләделәр, үзләре ясаган открыткаларга теләкләр яздылар.
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән бергә "Иҗат тылсымы" клубы кысаларында балалар белән "Төремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар әниләрен һәм әбиләрен үзләренең артистлыклары, күңелле бәйгеләр белән шатландырдылар, һәм, әлбәттә, бәйрәм ахырында бүләкләр тапшырдылар.
Мондый гаилә чаралары балигъ булмаган балаларда әниләргә, хатын-кызларга, гаилә кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итәләр.




5нче март, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" республика социаль - гуманитар проекты кысаларында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре хезмәткәрләре Ә. З. Бакиров исемендәге 6нчы номерлы Музыка мәктәбе волонтёрлары белән бергә, 8нче Март-Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп "Ягымлы ханымнар өчен!" бәйрәм чарасы уздырдылар. Бәйрәмгә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветеран-хатын-кызлар һәм күп балалы гаиләләрнең әниләре чакырылган иде.
Музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары кунаклар өчен иҗат номерлары әзерләделәр. Алар башкаруында ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атаклы композитор Ә. З. Бакировның "Тукай ариясе", "Әгәр белгән булсам", "Сагындым", шулай ук башка лирик көйләре һәм композицияләре яңгырады, аның тууына быел 100 ел була.
Чара ахырында барлык чакырылган хатын - кызларга балалар әзерләгән открыткалар, ә ветеран-хатын-кызларга хәйриячеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Концерт барысына да якты хисләр һәм яхшы бәйрәм кәефе бүләк итте.


