Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
7нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре хәйрия социаль акцияләре уздырдылар:
- "Фатирда-тәртип" (өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган кешеләрнең торакларын җыештыруда ярдәм )
- "Хезмәт бүләк итәбез" (өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган коляскалы инвалидка урамда ял итеп йөрү оештырылган )
- "Нинди матур хатын - кыз!" (Казан сәүдә-икътисад техникумы волонтёр модельер-парикмахерлары белән бергә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган кешеләрнең чәчләрен кисүне оештыруда ярдәм)
- "Социаль базны тулыландыр" хәйрия акциясе (кышка яшелчәләр һәм җиләк-җимеш сатып алу һәм өйгә алып кайтып бирүдә ярдәм)







7нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар һәм өлкәннәр катнашында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль викторина узды.
Викторина сораулары белемнәрнең төрле өлкәләренә караган иде, шуңа күрә катнашучыларга җиңел бирелделәр, ә кайберләре уйланырга мәҗбүр итте. Ләкин шуны әйтергә була, викторина кызыксынулы һәм мавыгулы, ә иң мөһиме - үзара ярдәм атмосферасында узды.


3нче октябрь, җомга, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлекләре чикле балаларның психоэмоциональ торышын коррекцияләүгә юнәлдерелгән, “Үзебезне үзебез өчен саклыйк” циклыннан “Минем кәефем” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль барышында балалар мимика һәм пантомимиканы үстерүгә, кәефне күрсәтә һәм ота белүгә юнәлдерелгән “Кәефне от” күнегүен, мускул активлыгы үсешенә ярдәм итүче “Егоза” күнегүен башкардылар. Күнегүне башкарганда җепселле лампа һәм тавышлар кулланылды, балалар төсләрнең алмашуын күзәттеләр, төсле су асты дөньясы турында хикәя уйлап чыгардылар, анда лампа җепселләре-океан төбендәге үсемлекләр, ә алар-төсле балыклар.
Шөгыль балаларның тоюын, хыяллануын үстерүгә, мускул һәм эмоциональ киеренкелеген киметүгә ярдәм итте.


3нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Гаиләдәге рольләр” ата-аналар клубы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә атна саен социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен тренинг шөгыльләр уздырыла.
Шөгыльләрнең максаты: ата-аналарны үзләренә, әти-әни роленә аңлы карашларын үстерү, балалар белән дөрес мөнәсәбәт төзергә өйрәтү.
Катнашучылар шөгыльлләр барышында тискәре психоэмоциональ халәтләрне җиңү буенча белемнәр алалар, үзрегуляция, гаилә әгъзалары белән уңай хезмәттәшлек ысулларына өйрәнәләр, материалны ныгытуга “өй эшләре” башкаралар.
Белгечләр әйтүенчә, клубтагы шөгыльләр гаилә кыйммәтләре формалаштырырга, ата-аналарның үзләрен тотышы төрләрен һәм стильләрен коррекцияләргә ярдәм итәләр.


3нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Казан Дәүләт Медицина Университеты педиатрия факультеты волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Көзге чәчәк бәйләме” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, образлы фикерләү һәм иҗади хыялны үстерү.
Шөгыль барышында балалар өлкәннәр өчен оригиналь открыткалар ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Мавыктыргыч эш иҗади сәләтләрен үстерергә, берничә өлештән предметның сурәтен төзергә, төрле материал белән эшләргә кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итте. Алда балаларның эшләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә тапшырылачак.

