Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балаларның антивиталь борчылулары профилактикасына һәм әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыруга юнәлдерелгән “Үз гомереңнең кадерен бел” шөгыльләр циклы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары МБББУ “14нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” консултация пунктында “Аралашу” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыль сәламләүдән һәм танышудан башланды. Аннан соң катнашучыларга эмпатия хисен һәм аралашу буенча партнерның халәтен аңлау сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән “Исәнмесез” күнегүе тәкъдим ителде. “Без синең белән... буенча охшаш” тренинг күнегүен башкарып балалар бер-берләренә нәрсә белән охшаган, нәрсә белән аерылуларын сурәтләделәр.
Мондый тренинг шөгыльләр, психологлар фикеренчә, уртак кызыксынуларны һәм коллективның ныклыгын ачыклыйлар, лидерлык сыйфатларын һәм конструктив диалог алып бару күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итәләр.


19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль яраклашуда авырлыклар кичергән 5-8 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Хисләр хөкемдары” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль, катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, әкият терапиясе ысулын кулланып уздырылды. Балалар игътибарына Хухлаев О. Е. һәм Хухлаева О. В. ның “Тиктормас маймыл турында әкият”е тәкъдим ителде. Әкиятне тикшереп, балалар кызулыкның тормышта комачаулавын һәм үз хисләреңне һәм гадәтләреңне контрольдә тота алмауның ничек комачаулавын аңладылар. Балалар кызыксыну белән Тиктормас маймыл өчен башка җәнлекләр дөньясына яраклашу өчен киңәшләр уйлап таптылар. Әкиятне анализлау тәмамлангач балаларга бармак белән рәсем ясау техникасы буенча тылсымлы чәчәк ясау буенча шәхси арт-терапия эше тәкъдим ителде.
Шөгыль сулау техникаларын кулланып релаксация күнегүе белән тәмамланды. Уздырылган шөгыль тәртипне ихтыярлы көйләүнең мөһимлеген аңларга, үзрегуляция күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.


2019нчы елның 20нче апрелендә
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә шимбә өмәсе оештырылды. Бина янындагы мәйдан, тротуарлар, газоннар һәм җәяүлеләр өчен юллар чүп-чар, пычрак һәм яфраклардан чистартылды, бина эчендә кабинетларны һәм эш урыннарын җыештырдылар.







15нче апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
Халыкара экологик белемнәр көнендә “Кояшка каршы” социаль проект кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм белгече “Йорт” Шәһәр экология үзәге белән берлектә сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалар өчен “Яшел планета” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, эчке шәхси ресурсларны активлаштыру, шәхеснең танып белү, эмоциональ һәм рухи үстерү.
Төркемне туплау, катнашучыларның кәефләрен ачыклау өчен шөгыль башында “Хисләр таблицасы» психологик күнегүе уздырылды. Аннан соң балалар өчен Таулы-Әмәт урманы буенча экскурсия оештырылды. Балалар урмандагы беренче чәчәкләрнең төрләре белән таныштылар, бинокльләрдән җылы яклардан кайткан беренче язгы кошларны карадылар. Миләш чыпчыгы, карабүрек, купшы чыпчыклар, озын койрыклы песнәкләр балаларда кызыксыну һәм куанычлы хисләр тудырдылар.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балаларга алда өй эшен башкару өчен кирәк булачак балчык савытларны бизәү буенча мастер-класс уздырылды, аларга берьеллык чәчәкләр утыртырга һәм үстерергә кирәк булачак.
Белгечләр әйтүенчә шөгыльне мондый рәвештә уздыру табигать белән җанлы аралашуга мөмкинлек бирә,, шәхеснең танып белү, эмоциональ һәм рухи үстерү чыганагы булып тора.



15нче апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
2019нчы елның март-апрелендә төрле халыкларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, теленә ихтирамлы мөнәсәбәт нигезендә тынычлыкны һәм дуслыкны ныгыту максаты белән “БЕЗ ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН” Россия балалар рәсеме бәйгесе булып узды.
Бәйгедә Вахитов, Мәскәү, Яңа Савин һәм Совет районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты.
14 яшьтән 18 яшькә кадәр төркемдә җиңгән призерны котлыйбыз:
3нче урын – Әхмәтҗанова Самийя (14 яшь), “Балалар тынычлык өчен” рәсеме авторы.
Бәйгенең мактаулы грамотасы белән призерны әзерләгән өчен Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Петрова Анна Владиславовна бүләкләнде.
