Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
12нче апрель, җомга, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече КДМУ волонтерлары белән берлектә, “Туган шәһәрем урамнарында юл әлифбасы” циклыннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Юл йөрү кагыйдәләре хөрмәткә лаек” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: юл йөрү кагыйдәләре һәм урамда үзеңне тоту белемнәрен арттыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Шөгыль барышында балалар “Юл йөрүче әлифбасы” уен-викторинасында катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле хәлләрне уйнадылар, “Аркадий Паровозов ярдәмгә ашыга” танып белүле мультсериалын карадылар һәм анализладылар.
Катнашучылар шөгыль ахырында “Светофор” аппликациясен ясадылар.


10нчы апрель, чәршәмбе, 2019нчы ел
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләрендә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең гражданнарны саклау һәм гадәттән тыш хәлләр буенча инженеры Каменский П. И. һәм хезмәтне саклау белгече Мугзинова Э. Р. катнашында “Социаль хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары иминлеген тәэмин итү” семинары булып узды.
Семинар барышында социаль хезмәткәрләрнең һөнәри куркынычлар, хезмәт итү барышында булырга мөмкин җәрәхәтләр алу һәм һөнәри авыруларны кисәтүче чаралар, хезмәт эшчәнлеге вакытында куркынычсызлык чаралары һәм стресслы хәлләрдә беренче ярдәм турында сораулар тикшерелде. Хәтәр-хәвефсез хезмәтне тәэмин итүдә һәм җәрәхәтләрне кисәтүдә шәхси характердагы факторлар: хезмәткәрнең эшкә, дисциплинага мөнәсәбәте, үзенең эш нәтиҗәләре белән канәгать булуы, хезмәткәрнең куркынычсыз эш күнекмәләрен үзләштерүе, хезмәт иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм күләмен белү мөһим булып тора.


9нчы апрель, сишәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, психоэмоциональ проблемалары булу сәбәпле социаль яраклашуда авырлыклары булган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Бергә атлау күңеллерәк” шөгылен уздырды.
Балалар мавыктыргыч формада уңышлы аралашу ысулларын өйрәнделәр. Алар өчен “Карандашларны җибәрмәскә”биреме гадәттән тыш булды, аны үтәгәндә бер-берсенә җайлашырга, килешергә, юл куярга, үзләренең партнерлары белән эшләрне яраклаштырырга, үзләренә инициативаны алырга өйрәнделәр.
Психологик уеннар һәм күнегүләр балаларга, әйләнә-тирәдәгеләр белән уңышлы хезмәттәшлеккә һәм үзең белән гармониядә булуга алшартлар булып торган хезмәттәшлек, эмпатия, башкаларга карата уңай мөнәсәбәт күнекмәләрен ныгытырга ярдәм иттеләр.

8нче апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Хокук культурасы дәресләре” циклы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен, “Киләчәкне сайлыйбыз” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларга хокуки аң-белем бирү, РФ гражданының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру, законнарны үтәүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, паспорт алу процедурасы белән таныштыру.
Балалар белән шөгыль барышында яшүсмерләрнең хокуклары һәм бурычлары, 14 яшьтән кайбер хокукларны мөстәкыйль башкару мөмкинлеге турында сорауларны тикшерделәр. Катнашучылар “РФ гражданины паспорты” интерактив презентациясен карадылар, аның барышында паспорт алу процедурасы белән таныштылар. Сорауларны тикшерү барышында балалар 18 яшь тулгач сайлауларга барырга әзер булулары, сайлау кампаниясендә актив катнашачаклары турында әйттеләр.

8нче апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече КДМУның стоматология факультеты волонтерлары белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешенә мотивцаия формалаштыруга һәм үз сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән, “Елмаю” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыль барышында балалар белән кеше организмында тешләрнең роле, тешләр һәм уртлар гигиенасы, тешләрне карау ысуллары (тешләрне чистарту, ашаганнан соң авызны чайкау, теш авыруларын кисәтү өчен стоматологка бару) турында “Авыз куышлыгы гигиенасы” тематик әңгәмәсе уздырылды. Аннан соң балалар “Тешләр өчен нәрсә файдалы, ә нәрсә зыянлы” интерактив уенында катнаштылар һәм кешенең теш казналыгы макетларында тешләрне чистарту осталыгын ныгыттылар.
Шөгыль теш авырулары профилактикасына һәм балаларда үз сәламәтлекләренә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итте.

