Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
13нче февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
“Мавыктыргыч сәяхәт” клубында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Игелеклелек көне” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: рухи-әхлакый сыйфатлар, әйләнә-тирәдәгеләргә толерант мөнәсәсбәт формалаштыру, эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләү.
Шөгыль кысаларында төркемне туплауга, түземлелек һәм актив тыңлау күнекмәләрен формалаштыруга, килешеп эшли белү һәм авыр хәлләрдән чыгуны табуга юнәлдерелгән “Без бергә” психологик уены уздырылды.
Балалар шөгыль ахырында үзләренең яраткан әниләренә чәчәкле валентинкалар әзерләделәр.
Шөгыль ышаныч, эмпатия формалаштыруга, иҗади һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте.



13нче февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
“Өлкән яшьтәге кешеләрне алучы гаилә” пилот проекты кысаларында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Россия тимер юллары”( “РЖД” )-Казан территориясе буенча Горький тимер юлы ААҖ филиалы хезмәткәрләре белән очрашу уздырдылар.
Очрашуда катнашучылар проектның максатлары һәм бурычлары, кем өлкән яшьтәге кешеләрне алучы гаиләгә кандидат була алуы, өлкән яшьтәге кешене караганда ул нинди түләүләр алачагы турында аңлатмалар белән таныштылар.
Пилот проектны тормышка ашыру турында тагын да тулы мәгълүмат алу өчен, хезмәткәрләргә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге контакт телефоннары турында мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

13нче февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең “Тәрбия мәктәбе” инновацион технологиясе кысаларында “21нче номерлы шәһәр поликлиникасы” ДАСОнда “Альцгеймер авыруы. Альцгеймер авыруы белән авыручыларны тәрбияләү” темасына дүртенче шөгыль оештырылды.
Шөгыль поликлиниканың уку залында 15 кешелек төркем өчен, шул исәптән мөрәҗәгать иткән кешеләр һәм социаль эшчеләр өчен булып узды. Шөгыль барышында клиник психология укытучысы Маннапова Гөлфия Тәнгатовна түбәндәге сорауларны яктыртты:
- ничек Альцгеймер авыруының беренче билгеләрен күрергә өйрәнергә?
- Альцгеймер авыруының килеп чыгуы төрләре һәм сәбәпләре;
- Альцгеймер авыруы белән авыручыларны тәрбияләүнең төп кагыйдәләре.
Шөгыль барышында тыңлаучылар авыру кешеләрне караганда туган сорауларын бирделәр. Барлык сорауларга да лектор тулы җаваплар бирде.


12нче февраль, сишәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре “Кызыксынучан” клубында сәламәтлекләре чикле балалар өчен “Төньяк котыпка сәяхәт” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: когнитивлык сәләтләрен үстерү, коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында “Рәсемне җый” уенында катнаштылар, “Без Джек белән” мультфильмын карадылар һәм тикшерделәр, ул балаларны мавыктыргыч һәм тылсымлы Төньяк котып иле белән таныштырды, геройларның батырлыклары һәм бер-берсенә ярдәм турында сөйләде.
Шөгыль ахырында тактиль тоемлауны үстерү максаты белән катнашучылар “Төньяк аюы” аппликациясен ясадылар.


11нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Россия Федерациясе гражданнарын 2016-2020 елларга патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алуда торган балалы гаиләләр өчен, “Казан мотор-җитештерү берләшмәсе” АҖ музеена хәйрия баруы оештырдылар.
Чарада катнашучылар заводның төзелүе һәм үсеше, Бөек Ватан сугышында заводчыларның батырлыклары турында белделәр. Музей карарга килүчеләргә музей экспонатлары: беренче авиадвигательдән башлап заманча газ суыртучы агрегатларга кадәр танышырга мөмкинлек булды.
Балаларга аеруча һава белән суыту двигателе һәм тизләткеч-двигатель макетлары тәэсир иттеләр.
Музей заллары буенча экскурсия балаларга яңа белемнәр бүләк итте һәм якты тәэсирләр калдырды.

