Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
30нчы гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,“Мин –яхшы” циклыннан “Мин һәм минем гаиләм” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: бала-ата-ана мөнәсәбәтләренә төзәтмәләр кертү.
Балалар шөгыль барышында балаларның ата-аналар белән мөнәсәбәтләре турында психотерапияле “Патшага ярдәм иткән сандык” әкиятен тыңладылар һәм тикшерделәр. Психолог әңгәмә барышында ата-аналарның да ялгышырга мөмкин булулары, һәр кеше дә ялгышырга, гафу итүгә һәм аңлауга хокуклы булуын аңларга ярдәм итте. Иҗади “Йорт-тынычлык образы” уенында “Мозартика” инновацион методикасын куллану психологка балигъ булмаган балалар белән гаиләләренең яңа образлы киңлеген тудырырга, булган проблемаларны “кабатлап уйнарга”, ата-аналарына булган үпкәләрен җиңәргә булышты.
Шөгыль гаиләдәге уңайсыз мөнәсәбәтләрне төзәтергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә ярдәм итте, үзеңне яхшырак аңларга һәм башка кешенең эмоциональ дулкынына көйләнергә өйрәтте.


30нчы гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ “14нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” участок консультация пунктында “Яшәү- бик кыйммәтле бүләк” циклыннан “Киләчәккә күз салыйк” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның тискәре кичерешләрен кисәтү, ныклы тормыш карашы булдырырга ярдәм итү.
Шөгыль барышында “Минем киләчәгем”, “Максат агачы” тренинг күнегүләре башкарылды, алар балаларга үзләренең теләкләрен белдерергә, төп максатны-проблеманы билгеләргә һәм кеше үзенең гамәлләрендә шәхси кыйммәтләренә, күбесе шәхеснең ныклы яки көчсез якларының өстенлек итүенә буйсынуын аңларга ярдәм итте. Шөгыль, стресска каршы торучанлыкны һәм балаларның төпле фикер йөртүләрен бәяләргә мөмкинлек бирүче, төркемле психодиагностика белән тәмамланды.
Психолог сүзләренчә, шөгыль балигъ булмаган балаларда мөстәкыйль рәвештә үз алларына максатлар куя һәм аларга ирешү юлларын билгели белүне формалаштырырга ярдәм итте.


29нчы гыйнвар, сишәмбе, 2019нчы ел
“Үзенчәлекле балалар-тигез мөмкинлекләр” циклы кысаларында“Өмет” клубында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Ягымлылык һәм игелеклелек патшалыгында” төркемле шөгылен уздырдылар.
Төркемдә уңай эмоциональ мохит тудыру һәм балаларны хезмәттәшлеккә көйләү максаты белән психологик релаксация күнегүләре уздырылды.
Аннан соң катнашучылар В. А. Овсееваның “Тылсымлы сүз” хикәясен тыңладылар һәм тикшерделәр, кешеләр арасында нәтиҗәле аралашу һәм аңлашу өчен ягымлы, яхшы сүзләрнең мөһимлеге турында нәтиҗә ясадылар. “Ягымлы сүзләр аукционы” уенында катнашу коммуникатив күнекмәләрне үстерергә һәм дөньяны уңай кабул итүне формалаштырырга ярдәм итте.
Балалар мастер-класста, үзенчәлекле күңелле “смайлик”лар ясап, үз-үзләрен иҗади күрсәтергә мөмкинлек алдылар. Шөгыль балаларда иҗади фикерләү, вак моториканы һәм үз-үзләренә ышаныч арттырырга ярдәм итте.

28нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Әйдәгез аралашырга” шөгыльләр циклы кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балалары белән “Хисләр тәрәзәсе” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның социаль дезадаптациясен коррекцияләү, коммуникатив күнекмәләрне һәм тәртипнең хисле көйләүне үстерү.
Шөгыль барышында балалар белән “Хисләрне тап”, “Хисне күрсәт һәм от”, “Төрле интонаия белән сүзләрне һәм фразаларны әйт”, “Теләмәгән хисләрдән арыну ысуллары”, “Яхшы кәефнең сере” тренинг күнегүләре уздырылды. Балалар башка кешеләр белән аралашканда ишарәләр, мимика телен кулланырга өйрәнделәр.

28нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Тормыш – кыйммәтле бүләк” циклы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе янындагы урта махсус музыка мәктәбе участок консультация пункты базасында “Шундый кабатланмас дөнья” төркемле шөгыле уздырдылар.
Чараның максаты: негатив кичерүләр профилактикасы, уңышлы үзара тәэсир итешү күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар үзеңне танып белүнең, үзеңнең мөмкинлекләреңне тирәнтен аңларга гына түгел, ә башкаларны да яхшырак аңларга мөмкинлек бирүенә инандылар. Аннан соң, психологик яклау төзү ысуллары белән танышуга юнәлдерелгән “Әгәр мин җәнлек булсам, мин... булыр идем” тренинг күнегүе уздырылды. Шөгыль балигъ булмаган балаларның стресска каршы торучанлыгы һәм уйлауга нигезләнгән төркемле психодиагностика белән тәмамланды.
Белгечләрнең әйтүенчә, шөгыль балигъ булмаган балаларның үзләрен танып белүгә омтылыш формалаштыруга ярдәм итте, шәхси сыйфатларны танырга мөмкинлек бирде, болар башка кешеләр белән үзара тәэсир итешкәндә ярдәм итәчәк.
