Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
10нчы декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“Тынычлыкка юл” программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Бергә-яхшырак!” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: төп социаль күнекмәләргә өйрәтү, коммуникатив мөмкинлекләрне үстерү, рефлексия һәм эмпатия, конфликтсыз аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Төркемдә эшләү осталыгы, яшьтәшләре белән бергә эшли белүне үстерү максаты белән “Көтелмәгән рәсемнәр” күнегүе уздырылды, аның барышында катнашучылар уртак рәсемгә төркемнең һәр әгъзасы нинди өлеш кертүен күрә алдылар. “Умарталар һәм еланнар”, “Тынычлык келәме” күнегүләрен башкарып, катнашучылар бер-берләренә карата гаепләү һәм үпкәләүләрне булдырмаска, килеп чыкмаган аралашудан тәҗрибә алырга өйрәнделәр.
Шөгыль “Комплимент” уены белән тәмамланды, ул эмпатияне үстерергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, балаларның үзбәясен арттырырга ярдәм итте.
Психолог фикеренчә, мондый шөгыльләрне уздыру балигъ булмаган балаларда конструктив бердәм хәрәкәт итү күнекмәләрен, коммуникатив компетенцияләрне формалаштырырга ярдәм итә.


7нче декабрь, җомга, 2018нче ел
Ватан батырлары көне алдыннан Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Батыр-якташларның Алтын йолдызлары” урам акциясен уздырдылар.
Акция барышында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә атаклы татарстанлыларның батырлыклары турында мәгълүмати буклетлар тапшырылды:
- Бөек Җиңүнең 70-еллыгы алдыннан ачылган сугышчы-элемтәче һәйкәленең прообразы булган, иң яшь Советлар Союзы Батыры Кузнецов Б. К.;
- Төньяк-Кавказ регионы территориясендәге контртеррористик операция вакытында батырлык һәм тәвәкәллек күрсәткән, разведтөркемне чолганыштан чигенгәндә берүзе каплаган Россия Федерациясе Батыры Супонинский А. А.,
- Россия Федерациясе Батыры Кораблев А. М., аның сүзләре буенча, Россия Батыры Йолдызы - ул бүләк кенә түгел, ул - Аргун тарлавыгында ятып калган 84 сугышчы турында истәлек тә. Шундый ук исемне 6нчы ротаның 21 десантнигы да алдылар. Барысы да вафат булгач.


6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Халыкара инвалидлар көненә әзерләнү һәм уздыру буенча чаралар планы кысаларында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, социаль хезмәт алучылар өчен, “Фатирны тәртипкә!” акциясе старт алды.
Акция барышында Казан (Идел буе) федераль университеты волонтерлары фатирларны җыештыру буенча хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Студентлар идәннәр юдылар, келәмнәрне суырттылар, тузан сөрттеләр, юыну бүлмәләрен һәм балконнарны җыештырдылар.



6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Халыкара инвалидлар көненә әзерләнү һәм уздыру буенча чаралар планы кысаларында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, социаль хезмәт алучы инвалидлар өчен, “Сәламәт тәндә-сәламәт рух” традицион акциясе уздырылды.
Акция барышында медицина оешмаларына үзләре бара алмый торган инвалидлар өчен медицина диагностикасы хәйрия нигезендә өйләрендә күрсәтелде: алда табибка мөрәҗәгать итү максаты белән канның биохимик һәм тулы анализлары алынды.


6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Ватан Батырлары көне алдыннан Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре “Әңгәмәдәш”(“Собеседник”) гәҗитенең махсус санын чыгардылар. Гәҗит социаль хезмәт алучыларга тапшырылды(15 кеше).
