Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
3нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган кызлары өчен “Гаилә” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: булачак гаилә тормышына уңай мотивация үстерү.
Шөгыль барышында үсмер-кызлар белән “Гаилә-ул...”, “Минем гаиләм... охшаган”, “Киләчәктә мин...” темаларына интерактив әңгәмәләр үткәрелде. “Өйдәге вазифалар” рольле уенында катнашучылар өй хуҗабикәләре ролендә “булып карадылар”.
Психолог фикеренчә, мондый шөгыльләр балигъ булмаган балаларга гаилә һәм никах турында күзаллауны киңәйтергә, булачак гаилә тормышына уңай мотивация үстерергә ярдәм итәләр.

3нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль эш буенча белгеч “Игелекле йөрәк белән” социаль акциясе үткәрделәр.
Акция кысаларында сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләрнең өйләренә барылды. Социаль эш буенча белгеч социаль-хокук сораулары буенча консультация уздырды, психолог – балалар белән уңай көйләүне формалаштыру һәм креатив фикер йөртүгә юнәлдерелгән арт-терапевт шөгыль узырды.
Очрашуның ахырында бергәләп “Чикләре булмаган тормыш” видеоролигын карау булды, аны төшерүдә сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр катнашты.


3нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“#ЮмартСишәмбе” бөтендөнья хәйрия көненә багышланган чараларны уздыру кысаларында, Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәм Казан православие рухи семинария волонтерлары(5 кеше), социаль хезмәт алучы 56 ялгыз азҗитешле инвалидка ашамлыклар җыелмасы сатып алыр өчен акча җыйдылар.


3нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы һәм Иреклеләр(волонтерлар) елы кысаларында Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Киемнәр планетасы” сәүдә челтәре вәкилләре белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучы 20 азҗитешле инвалид һәм азҗитешле гаиләләрдән инвалид-балалар өчен хәйрия акциясе уздырдылар.
Акция барышында һәркем 3000 сумга кирәкле өс киеме, аяк киеме, урын-җир кирәк-яраклары алдылар.
Акцияне оештыручылар адресына эчкерсез рәхмәт сүзләре яңгырады.


3нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре сәламәтлекләре чикле балалар өчен “Барысы да үз кулларыгызда” циклыннан “Тукымалар һәм җепләр патшалыгында” мастер-классы уздырдылар.
Максат: сәламәтлекләре чикле балаларның коммуникатив, эмоциональ, иҗат өлкәләрен үстерү.
Мастер-класс барышында балигъ булмаган балалар тукымаларның төрле төрләре белән таныштылар, аннан соң “Кыш” темасына гадәти булмаган рәсем ясадылар. Традицион буяулар һәм пумалалар урынына балалар төрле текстиль материаллар һәм җепләрдән хәзерләүләр кулландылар. Бу техника балаларга бик ошады. Мастер-класс аларның үзләрен иҗат ягыннан күрсәтүгә, үз көчләренә ышанычларын һәм уңай үзкабул итүне арттыруга ярдәм итте.


