Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә Бөек Ватан сугышы башланган көн – Хәтер һәм кайгы көненә туры китерелгән социаль –патриотик акция уздырылды

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   22нче июнь, 2018нче ел

   2018нче елның 22нче июнендә Хәтер һәм кайгы көне кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә чаралар, социаль –патриотик акцияләре уздырдылар: “Хәтер үлемсез” (Авиатөзелеш районы), “Ә иртәгә сугыш булды” (Вахитов районы), “Хәтер һәм кайгы көне” (Киров районы), “Бөек җиңү турында истәлекне саклыйк” (Мәскәү районы).

   Максат: Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм вакыйгалары турында истәлекләрне саклау һәм актуальләштерү, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.

   Алда әйтелгән чаралар кысаларында өйдә социаль хезмәт алучы ветераннарның өйләренә бару оештырылды. Ветераннар фронт хәтирәләре белән уртаклаштылар. Сугыш вакытында совет халкына төшкән авырлыклар һәм мохтаҗлыклар турында сөйләделәр. Балалар ветераннарны кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ветераннарга үзләре ясаган сувенирларны тапшырдылар.

   Акциядә катнашучылар илебезне саклаучыларны хәтерләргә һәм кадерләргә кирәклеген билгеләп үттеләр.

   Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Казан коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш колледжы һәм Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә, буклетлар тапшыру белән “Безнең хәтерне еллар белән бетереп булмас” урам акциясе уздырдылар.

   Идел буе өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Ветераннар йортында “Хәтер шәме” концерты оештырдылар, аның барышында сугыш елларындагы патриотик җырлар яңгырады.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5

фото-6

фото-7

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66