Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре уен формасында балигъ булмаган балаларны акчаны дөрес тотарга һәм бюджетны планлаштырырга өйрәтәләр

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   1нче август, чәршәмбе, 2018нче ел

   “Безнең шәһәр” шөгыльләр циклы кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен “N шәһәренең сәүдә эше” шөгылен уздырды.

   Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның иҗади мөмкинлекләрен күмәк эшчәнлек аша формалаштыру.

   Уйлап табылган N шәһәрендә балалар төрле товар кибетләрен урнаштырдылар, витриналар ясадылар һәм үзләре ясаган товарларны күрсәттеләр. Аннан соң балаларга презентация күрсәтелде, анда кеше тормышында акчаның тоткан урыны, аларны дөрес куллану, төрле илләрнең валюталары турында сөйләнде.

   Тәмамлау этабында балалар үз шәһәрләренең валютасын, “Пиксель-Гранд”ны уйлап таптылар һәм сурәтләделәр.

   Шөгыль уңай кызыксынуларның үсешенә, балигъ булмаган балалар арасында активлык һәм аралашучанлыкларын күтәрергә ярдәм итте.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66