Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР ДБКУ “Татаркино” белән берлектә ВЛКСМның 100-еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Мин булмасам, кем?” төркемле шөгыле уздырдылар

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   28нче август, сишәмбе, 2018нче ел

   ВЛКСМның 100-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР ДБКУ “Татаркино” белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Мин булмасам, кем?” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, балигъ булмаган балаларны безнең илебезнең тарихы белән таныштыру, актив тормыш позициясе формалаштыру.

   Балалар шөгыль барышында ВЛКСМны оештыру тарихы белән таныштылар, сугыштан соңгы елларны комсомолецларның ил тормышында актив катнашканнары турында белделәр, интерактив уенда тарихны белүләрен күрсәттеләр һәм Советлар Союзы батырларын искә төшерделәр.

   ТР ДБКУ “Татаркино”да күрсәткән “Республика Шкид” фильмы балаларда аерым кызыксыну уятты.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66