7нче сентябрь, җомга, 2018нче ел
Л. Н. Толстойның тууына 190-еллыкны бәйрәм итү алдыннан Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, җәй буе уздырылган “Л. Н. Толстой әсәрләре битләре буенча” балалар рәсем бәйгесе йомгаклары чыгарылды.
Бәйгенең максаты: балигъ булмаган балаларның бөек язучы иҗатына кызыксынуын арттыру, аның әдәби мирасына тарту.
Бәйгедә социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балалары катнашты. Рәсемнәр төрле техника һәм сурәтләү чаралары белән башкарылган иде. Яшь рәссамнар үзләренең эшләренә хыял һәм осталыкларын салганнар. Рәсем ясау өчен иң зур теләк Л. Н. Толстойның “Арыслан һәм эт”, “Филипок”, “Песи баласы” хикәяләре буенча булды.
Өлкән яшь категориясендә Гыймадиева Илнара(“Филипок” хикәясенә рәсем), урта яшь категориясендә Абрамова Татьяна (“”Бөркет һәм ташбака” хикәясенә рәсем), Абрамова Дарья (“Песи һәм тычканнар” хикәясенә рәсем), Гыймадиева Камилә(“Аккош” хикәясенә рәсем), Савельев Станислав (“Песи баласы” хикәясенә рәсем), кече яшь категориясендә Гыймадиева Азалия (“Тычканнар” хикәясенә рәсем), Сафина Камилла (“Чәүкә һәм чүлмәк” хикәясенә рәсем) бәйгенең җиңүчеләре булдылар.
Шулай ук бәйгедә социаль хезмәт алуда торган гаиләләр актив катнаштылар. Бу номинациядә Шагидуллиннар гаиләсе җиңде.
Җиңүчеләрне тәбриклибез! Бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез! Алда иҗади уңышлар телибез!

