27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы алдыннан Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Йөрәктән йөрәккә” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль барышында катнашучылар рәхәтләнеп үзләренең әби-бабайлары һәм гаиләдәге гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, өлкән кешеләрнең безнең аерым игътибар һәм ярдәмгә мохтаҗ булулары турында билгеләделәр.
Катнашучылар игътибарына “Өлкән яшьтәге кешеләр көне” бәйрәменең килеп чыгышы турында кечкенә әңгәмә тәкъдим ителде. Балалар бу көн Россиядә генә түгел, ә дөньядагы күп илләрдә билгеләп үтелүе турында кызыклы фактлар белделәр.
Шөгыльнең гаамәли өлешендә балалар әти-әниләре белән кардмейтинг-әйберләргә аерым үзенчәлек бирә торган техника белән бүләк открытка ясау мастер-классында катнаштылар.
Иң үзенчәлекле бизәкләр сайлап һәр катнашучы оригиналь рәвештә котлау открыткалары ясадылар. Шөгыльдә катнашучылар үзләре белән яхшы кәеф, күтәренке хисләр, яңа тәэсирләр һәм үзләренең яраткан әби-бабайларын Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлар өчен иҗади эшләнмәләрен алып киттеләр.

