Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Яңа Савин районы социаль яклау бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләрне социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү сораулары буенча түгәрәк өстәл булып узды

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Яңа Савин районы социаль яклау бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләрне социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү сораулары буенча түгәрәк өстәл булып узды. Очрашуда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыелышы депутаты Александр Сидякин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гришанова Н. И., Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Горева М. Н. булдылар.

   Александр Сидякин районның азҗитешле гражданнарын Акыллылык көне белән тәбрикләде, аларга саулык теләде һәм бүләкләр тапшырды. Ә аннан соң социаль яклау бүлеге җитәкчесе һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире тормышка ашырылган социаль ташламалар, хезмәтләр һәм социаль проектлар турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66