11нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Исәнме, алтын көз!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: табигатькә карата ярату хисе тәрбияләү, әйләнә-тирә мохит экологиясе турында күзаллау, уңай кызыксынулар формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында “Ни өчен ел фасыллары алышына?” интерактив әңгәмәсендә катнаштылар, аннан соң табигатьтәге фасыллар алмашыну турында сөйләүче, танып белүле “Ел фасыллары. Балалар өчен энциклопедия” мультфильмын карадылар. Шөгыльгә әзерләнеп, балалар ел фасыллары турында шигырьләр өйрәнделәр, аларны рәхәтләнеп әти-әниләренә сөйләделәр.
“ Үз кулларың белән эшләнмәләр” иҗади остаханәсендә ата-аналарның балалары белән бергә эшчәнлеге җәй турындагы хәтирәләрне яңартты, балаларның иҗади сәләтләрен ачыкларга ярдәм итте. Балаларда чара турында истәлеккә “Җылы йөрәк” символик эшләнмәләре калды.

