Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларга һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм күрсәтәләр

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   25нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   “Минем булачак һөнәрем” циклы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, психоэмоциональ проблемалары булу сәбәпле социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар белән, “Һөнәр һәм сәламәтлек” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Яшүсмерләр кызыксыну белән “Һөнәр һәм сәламәтлек” видеоролигын карадылар, аннан соң караган буенча фикер алышуда катнаштылар. Әңгәмә нәтиҗәсендә балалар сайланган һөнәрнең кызыклы һәм мавыктыргыч, хезмәт базарында кирәкле булуы, шәхси сыйфатларга туры килүе белән генә түгел, мөмкин булганча сәламәткә куркынычсыз булырга тиеш дигән фикергә килделәр.

фото-1

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66