Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Казанда “Акыллылык елмаюы-2018” III нче шәһәр иҗади бәйгесе узды

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   31. 10. 2018г

   “Казан” Милли мәдәни үзәгендә Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көненә багышланган чараларны уздыру кысаларында,Татарстан Республикасы Хезмәт,халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы канаты астында, “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге ярдәмендә,шәһәр ветераннар(пенсионерлар) советы белән берлектә “Акыллылык елмаюы-2018” III нче шәһәр иҗади бәйгесе уздырылды.

   Бәйгенең максаты : ветераннарның, өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль эшчәнлектә катнашуларының мөһимлегенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, өлкән яшьтәге кешеләрнең шәһәрнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында катнашуларын активлаштыру.

   Бәйгедә катнашырга Казан шәһәренең пенсия яшендәге халкы чакырылды.Бәйгедә һәр районнан өчәр кешедән торган 7 команда катнашты: “Көзге блюз”, “ХХ гасыр яшьләре”, “Энерджи Интернешнл”, “ Казан Мәскәүлеләре”, “Селебрити”, “Безнең яшьлек командасы”, “Совет кызлары”. Командалар бәйге барышында “Сәламләү”, “Фотокүнекмә” бәйгесе, “Өй эше” музыкаль бәйгеләрендә катнаштылар.

   Өлкән яшьтә булулуларына карамастан, катнашучылар актив тормыш позициясен, энтузиазм, максатчанлык,җиңүгә ихтыяр күрсәттеләр.

   Бәйге биремнәренең йомгаклары буенча “Күңеллеләр һәм тапкырлар” төп призын Яңа Савин районы командасы алды.

   Калган катнашучылар :

  • Авиатөзелеш районы командасы “Иҗади шәхесләр”
  • Вахитов районы командасы “Иң интеллектуаль команда”
  • Киров районы командасы “Иң артист команда”
  • Мәскәү районы командасы “Иң бердәм команда”
  • Идел буе районы командасы “Иң креатив команда”
  • Совет районы командасы “Җиңүгә булган ихтыяр өчен” номинацияләрендә җиңделәр.

   Барлык катнашучыларга да “Бердәм Россия” партиясеннән чәчәкләр һәм призлар: кулер һәм микродулкынлы мичләр тапшырылды.Кичә тәмамлангач барлык чакырылган кешеләргә “Булка-кондитер комбинаты” Акционерлык җәмгыятеннән тортлар тапшырылды.

 

фото-2

фото-1

фото-3

фото-4

фото-5

фото-6

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66