Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы гаилә мөнәсәбәтләрен көйләргә ярдәм итә

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

1нче ноябрь,пәнҗешәмбе,2018нче ел

   “Ата-ана практикумы” циклы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Мин һәм минем гаиләм” төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыльнең максаты: гаиләдәге үз ролен аңлау өчен мөмкинлекләр тудыру,бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен көйләү.

   Шөгыль сәламләүдән һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүдән  башланды.Аннан соң “никах” һәм “гаилә” төшенчәләре,гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең катлаулы системасы турында әңгәмә уздырылды,чөнки кагыйдә буларак ул ир белән хатынны гына түгел,аларның балаларын да,туганнарны һәм якын кешеләрне дә берләштерә. Шөгыль барышында “Гаилә социограммасы” тесты буенча психодиагностика һәм “Гаилә” психотерапевт күнегүе уздырылды.

   Катнашучылар  шөгыльнең ахыргы өлешендә очрашу барышында туган үзләренең тойгылары, хисләре, фикерләре белән бүлештеләр.

фото-1

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66