1нче ноябрь,пәнҗешәмбе,2018нче ел
“Гаилә университеты” циклы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Йорт” Эко-үзәгендәге “Таулы-Әмәт урманы” паркында, социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен “Балалар дөньясы һәм олылар дөньясы” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: бала-ата-ана мөнәсәбәтен көйләү,экологик мәдәниятне формалаштыру һәм балаларның табигать фәннәренә кызыксынуын үстерү.
Катнашучылар шөгыль барышында күнегүләрне уртак башкарып бер-берләрен яхшырак аңлый алдылар,барлык гаилә әгъзаларының фикерләрен һәм теләкләрен тыңлый белергә өйрәнделәр. “Чыганак” метафоралы ассоциатив карталарын кулланып, акыл штурмы барышында катнашучылар “олылар дөньясы” һәм “балалар дөньясы”н ничек күрүләре турында уртаклаштылар, көтелмәгән ачышлар ясадылар.
Шөгыльдән соң “Йорт” Эко-үзәге оештыручы-педагогы балалар өчен лабораториягә сәяхәт уздырды,анда алар үзләрен чын ачыш ясаучы галимнәр кебек тоя алдылар. Мондый интерактив шөгыльләр экологик мәдәниятне формалаштырырга һәм балаларның табигать фәннәренә кызыксынуын үстерергә ярдәм итә.



