15нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы УСММ консультация пункты базасында “Мин Интернетта нинди?” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның медиатирәлектә мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллауларын арттыру.
Шөгыль кысаларында катнашучылар белән онлайн-репутация төшенчәсе, интернетка куелган мәгълүматның киң таралуы, эш тәкъдим итүчеләрнең үзләренә эшкә алынучыларның социаль челтәрләрдәге профильләрен тикшерүләре мисаллары турында интерактив әңгәмә уздырылды.
Аннан соң, балигъ булмаган балаларның чынбарлыкта һәм Интернет челтәрендә үзләрен ничек тотулары һәм кабул итүләренең охшаш һәм аермалы якларын ачыклауга юнәлдерелгән,“Мин чын, мин виртуаль” күнегүе уздырылды. Яшүсмерләрнең социаль битләрен тасвирлау-кейслар белән төркемнәрдә эшләү, балаларга Интернетта уңай репутациянең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.

