Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һөнәр сайлауга һәм хокук бозу профилактикасына юнәлдерелгән “Минем полициям мине саклый” төркемле шөгыле уздырдылар

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   15нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә һөнәр сайлауга һәм хокук бозу профилактикасына юнәлдерелгән “Минем полициям мине саклый” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Зур булмаган тарихи экскурс балаларга полиция һөнәре турында кызыклы фактларны, полициянең прототибы булып 1715нче елда Петр I төзегән хезмәт булуын белергә ярдәм итте. Балалар кызыксыну белән полиция хезмәткәрләренең көндәлек эшләре, аларның кыю һөнәрләре турында кыска метражлы “Ярдәм итегез!” фильмын карадылар һәм фикер алыштылар. “Минем полициям” викторинасы сорауларына җавап биреп балалар кануннар турында белемнәрен арттырдылар, шулай ук полиция һөнәрләре, тикшерүчеләр, участковыйлар, кинологлар өчен мөһим осталык һәм күнекмәләр турында белделәр. Шөгыль ахырында “Полиция булмаса нәрсә булыр иде?” соравына җавап биреп, катнашучылар беравыздан полициянең кирәклеге турында фикерләрен белдерделәр. Кайбер балалар полиция һөнәрен алырга теләүләрен әйттеләр.

фото-1

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66