View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   21нче ноябрь, сишәмбе, 2018нче ел

   Халыкара әниләр көне алдыннан һәм #ЮмартСишәмбе кампаниясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль  педагогы  ДАҺББУ “ Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш  колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль  хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Яхшылык ачык төсләрдә” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: гаиләгә,әнигә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, балигъ булмаган балаларның “Танулар атналыгы”нда катнашуы.

   Шөгыль барышында балалар “Минем әнием” хикәяләре белән уртаклаштылар, “Сабыйлар әйткәнчә”, “Хуҗабикә” бәйгеләрендә,аннан соң әниләргә бүләк әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.

   Шулай ук балалар волонтерлар белән бергә,өйдә социаль хезмәт алучы ялгыз әбиләргә  чәчәкләр бүләк итеп, “Игелекле эшләр” акциясендә катнаштылар.

 

фото-1

фото-2

фото-3