22нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Халыкара Әниләр көне кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Әниемнең керсез күзләре” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: бала-ата-ана мөнәсәбләрен яхшырту, әнигә карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар Эмма Машкованың “Үпкә” шигыре мотивына төшерелгән мультфильмны карадылар, аны тикшерделәр, әни турында шигырьләр укыдылар, үзләренең гаиләләренең гореф-гадәтләре, ялны оештыру турында сөйләделәр.
Аннан соң күләмле открыткалар ясау буенча мастер-класс булды. Балалар һәр открытканы иң кадерле кеше – Әнигә багышлап, үзләренең теләкләре һәм ярату сүзләре белән тутырдылар.



