Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Халыкара Әниләр көне алдыннан, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә “Әнине яратып!” хәйрия мастер-классы уздырдылар

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел

   Халыкара Әниләр көне алдыннан, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ФДБББУ ЮБ “Казан дәүләт медицина университеты” волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалры өчен, “Әнине яратып!” хәйрия мастер-классы уздырдылар.

   Төркемдә дуслык атмосферасы булдыру максаты белән катнашучылар бер-берсен җылы сәламләделәр, үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр, бәйрәмнең барлыкка килүе турында тыңладылар, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, “Минем гаиләм” викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

   Мастер-класс барышында катнашучылар беләзекләр (браслет) ясау техникасы һәм аларның килеп чыгышы тарихы белән таныштылар, ә аннан соң яраткан әниләренә исемле беләзекләр ясадылар.

   Шөгыльне уздыру өчен тотылачак мөһим материалны КДМУ педагогы, госпиталь педиатриясе кафедрасы доценты Малиновская О. В. хәйрия итеп бирде.

фото-1

фото-2

фото-3

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66