11нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
“Татарстан Республикасында 2014-2020нче елларга гражданнарга социаль ярдәм” Дәүләт программасы һәм Инвалидлар декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре ДАҺББО “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Балалар йөрәген җылытыйк” мастер-классы уздырылды.
Дуслык мөхитен тудыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү максаты белән балалар үзләре турында сөйләделәр, аннан соң “Кыш”, “Кыш турында мәкальләр һәм әйтемнәр” викотринасы сорауларына җавап бирделәр, “Кечкенә чыршыкай” яңа ел җырын җырладылар, ул яңа ел алды мөхитен тудырды.
Мастер-класс кысаларында студент-волонтерлар җитәкчелегендә балалар “Фәрештә”, “ Чыршыкай” һәм “Ел символы” открыткаларын ясадылар. Барлык эшләр иҗади хыял белән ясалган, ә очрашу балаларга яңа ел бәйрәм алды кәефен бүләк итте.
