Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда авырлыкларны җиңү күнекмәләрен формалаштыра

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   12нче декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел

   “Үзең белән дус яшәү” клубы эше кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Җиңәргә һәм үзгәртергә” төркемле шөгылен уздырды.

   Шөгыльнең максаты: тәртипне эмоциональ көйләүне үстерү, шомлануны искәртү һәм киметү.

   Шөгыль балаларга бер-берсе белән танышырга һәм уртак эшчәнлеккә көйләргә ярдәм итүче “Исемнең көче” күнегүеннән башланды. Катнашучыларның кыйммәти ориентацияләрен формалаштыру максаты белән “Үзеңдә булганга ничек куанырга” мәсәлен анализладылар, ә “Тумблер” күнегүе тәртипне эмоциональ көйләүне үстерергә ярдәм итте.

   Шөгыль ахырында “Камин янында” релаксациясе уздырылды, ул эмоциональ киеренкелекне бетерергә һәм уңай көйләүне ныгытырга ярдәм итте.

фото-1

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66