21нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы “Ата-аналарны гомуми укыту” циклыннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Мин һәм минем гаиләм” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү һәм укыту сораулары буенча ата-аналарның педагогик компетентлыкларын арттыру максаты белән уздырылды.
Дусларча мөнәсәбәт тудыру һәм эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен ата-аналарга “Түгәрәк буенча алкышлаулар” күнегүе тәкъдим ителде, анда катнашу танышырга, эмоциональ бушанырга, бер-берсен кабул итәргә, эшчәнлек күнекмәләре формалаштырыга һәм төркемдә үзара хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирде.
Төркемдә башкарылган биремнәр ата-аналарга баланы тәрбияләүдә гаиләнең уңай йогынтысын арттыруның мөһимлеген аңларга ярдәм итте. Катнашучылар психолог җитәкчелегендә “Хәлдән чыгу” акыл штурмын уздырдылар, гаиләдә туган теге яки бу хәлне чишүнең төрле вариантларын тәкъдим иттеләр. Ата-аналарны “Буш микрофон” уенында катнашу кызыксындырды, анда һәр әни рәхәтләнеп үз баласы, аның кызыксынулары, холкы, гаиләләрендә нинди гореф-гадәтләр барлыгы турында сөйләде.
Нәтиҗә ясаганда, катнашучылар, очрашу аларга балаларны тәрбияләү буенча мөһим сорауларга җавап табарга, авыр тормыш хәлләрен чишүдә ярдәм, балаларны тәрбияләүдә һәм укытудагы хаталарны төзәтергә ярдәм итүен билгеләделәр.

