Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Казан социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Психолого-педагогика эшенең эффектив инновацион тәҗрибәләре” темасына супервизия уздырылды

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында “Балигъ булмаган балалар һәм аларның гаиләләре белән психолого-педагогика эшенең эффектив тәҗрибәләре: җиһазлар, дидактик материаллар, үстерелешле һәм реабилитацион программалар куллану(мозартика)” темасына супервизия уздырылды.

   Супервизия психологик практикада инновацион методикаларны, метафорик карталарны, өстәл уеннарын һәм “Мозартика” реабилитацион-үстерелешле методика куллану тәҗрибәсе белән уртаклашуга юнәлдерелгән иде.

   Чара практик-ориентлашкан характерда иде. Катнашучы психологлар фикер алышуда, төрле хәлләрне тикшерүдә генә түгел, ә социаль хезмәт алучыларның психологик проблемаларын уңай чишү юлларын эзләүдә дә катнаштылар.

фото-1

фото-2

фото-3

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66